Барлык яңалыклар

Илфат Шәехов Татарстанның атказанган артисты булды

Салават Фәтхетдинов баянчысы Илфат Шәеховка кичә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән.

Салават Фәтхетдинов баянчысы Илфат Шәеховка кичә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.
"Хөрмәтле дусларым! Сезнең белән куанычым белән бүлешәсем килә! Кичә, көтмәгәндә генә, концерт барышында Татарстанның атказанган артисты булдым!
Минем шушы кечкенә хезмәтемә шундый зур бәя биргәннәре өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, җитәкчебез Салават Зәкиевичка, Ләйсән Рәсимовнага чиксез зур рәхмәтлемен! Алдагы көннәрдә, алдагы елларда да, Республикабызга, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итәргә ант итәм!
Шулай ук зур рәхмәтем яраткан тамашачыларга, гаиләмә, дусларыма, коллегаларыма!" - дип язган Илфат Шәехов.
Якташыбыз өчен ифрат шатбыз, аңа арытаба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
Читайте нас: