Барлык яңалыклар

Элвин Грей турында биографик китап дөнья күргән

Анда җырчының алты айлык чагыннан алып бүгенге көнгәчә булган фотолары урын алган.

Анда җырчының алты айлык чагыннан алып бүгенге көнгәчә булган фотолары урын алган. Русия төбәкләрендә яшәүче башкортлар белән очрашу вакытында китапны республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировка тапшырдылар.

Китап авторы – журналист, “Саба” радиосында “Морадым” музыкаль-мәгълүмати тапшыру алып баручы якташыбыз Рәхимә Вәлинурова. Ул үзенең татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысына багышланган китабын меңәр данә белән татар һәм башкорт телендә нәшер иткән.

“Барысы да мин Радик Юлъякшинны һәм аның 13 кешедән торган иҗади төркемен үз өемә кунакка чакырудан башланды. Ул чакта Радик беренче тапкыр Тататрстанга килгән иде. Мин аңа булыштым. Соңрак җырчы белән дә, аның якыннары белән дә дуслаштым. Күп тапкырлар Радикның үзе белән һәм әнисе, укытучылары белән дә аралаштым. Китапны бүген үк мәктәпләрдә сорыйлар, чөнки ул гади генә бер малайның нинди биеклекләргә күтәрелә алуын бәян итә, - диде автор үзенең китабын Радий Фәрит улына тапшырганда.
Читайте нас: