Барлык яңалыклар

Әллә Алсу, әллә түгел...

Инстаграмда 36 яшьлек Алсуыбыз куйган фотосурәтләргә карап, кешеләр шулай аптырашта калган.

Матур табигать күренешләре фонында фотога төшкән яшь, сылу хатынны берничек тә үзебез яраткан чибәр Алсуга охшата алмыйлар икән.
Хәзер инде аны пластик хирургларга мөрәҗәгать иттеме, әллә уколлар белән артык мавыгып киткәнме икән?- дип фараз кылалар. Кемдер беренче карашка Алсуны Ольга Бузова дип кабул иткән.
«Бөтенләй үзенә охшамаган. Пластика?», «Бузова, яки Оксана Самойлова дип уйладым», «Үзенә охшамаган. Бар да бер кыяфәтле. Нинди чибәр иде, нигә инде шулай яшьли уколлар кирәк булган», «Ой, Бузова дип уйладым», «Бузова дип уйладым, бигрәк охшашлар» , «Бөтенләй үзенә охшамаган. Җилбәзәк Бузова кебек», — диләр фанатлар.
Читайте нас: