Барлык яңалыклар

Хәния Фәрхинең кызы Алсу Корбан гаете көне бәйрәмендә әни булды!

Татар эстрадасының примадоннасы Хәния Фәрхинең кызы Алсу Валик шатлыклы хәбәре белән Инстаграм битендә уртаклашкан.

Татар эстрадасының примадоннасы Хәния Фәрхинең кызы Алсу Валик шатлыклы хәбәре белән Инстаграм битендә уртаклашкан.
"Кызым минем, сәлам! Бу дөньяга рәхим ит! Без яхшы әти-әни булачакбыз, мин сиңа вәгъдә итәм! 2975 кг бәхет һәм 52 см мәхәббәт, Раина Руслановна", - дип язган Алсу.
"Ура, нинди изге көндә аваз салды бит. Аллага шөкер, чын күңелемнән котлыйм! Исән-сау, бик бәхетле сабый булсын! Сезгә аның насыйпларын күрергә насыйп булсын", "И-и-и матурым! Төкле аякларың белән, сабый! Нинди зур шатлык, нинди изге бәйрәмдә!", "Котлыйм сезне, Алсу! Мөселманнарның олы бәйрәмендә әти-әни булдыгыз! Чын күңелдән сабыйга тазалык, озын гомер, бәхет телим! Акыллы, тәүфыйклы бала булып үссен!" - дип теләкләр теләгәннәр Алсуга.
Читайте нас: