Барлык яңалыклар

Җырчы Лилия Биктимирова клип төшергән

Үзенең Инстаграм аккаунтында Лилия Биктимирова клип съемкалары тәмамлавын хәбәр итеп пост язган.

Тиздән ул дөнья күрәчәк, ди җырчы.

Зифа Нагаева иҗат иткән бу җырның бер куплетын да китерә Лилия.

“Зәңгәр күлмәкләр киясе,

Бер иштән кызым белән.

Киик, балам, бу гомерләр

Әнкәйле булмый гелән...”


Ахырда язылучыларыннан: “ Клипның өзеген кемнәр күрде? Үз фикерләрегезне языгыз, дуслар!”, - ди.

“Бик матур җырлыйсыз! Исән-сау булыгыз. Уңышлар сезгә”.

“Зифа ханымның җырларын яратам, шундый матур эчтәлекле. Тик изге теләкләр”.

“Моң чишмәгез саекмасын. Уңышлар, гаилә бәхете”.


Ахырда комментарий язучылар арасында Зифа апа Нагаева да пәйда булган.

“Рәхмәт, Лилия өчен дә, минем өчен дә җылы сүзләрегезгә. Лилия әллә күпме тудырган җыр-балаларымны яхшы тәрбия биреп үстергән әнкәй кебек ул!!!” – ди Зифа Нагаева.
Читайте нас: