Барлык яңалыклар

Салават Миңнеханов балалар өчен татарча журнал чыгара башлый

Җырчы Салават Миңнеханов сентябрь аеннан балалар өчен татарча журнал чыгара башлаячак.

Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. Басма "Умняшка" дип аталачак. “Аллаһы Тәгалә ярдәме белән сентябрьдә башлангыч сыйныф балалары һәм мәктәпкәчә балалар өчен татар, рус һәм инглиз телләрендә “Умняшка” дип исемләнгән балалар журналы дөнья күрәчәк”, - ди җырчы.

Тамашачылары журналга 800ләп исем тәкъдим иткән. Шуның 99 проценты - татарча. Әмма артист "Умняшка" рус исемен сайлаган, чөнки журнал Русиянең башка төбәкләрендә дә чыгар дип планлаштырыла. Салават Миңнеханов балалар “Умняшка” кебек акыллы булырга тырышачаклар, дип саный.
Читайте нас: