Барлык яңалыклар

Әнвәр Нургалиев барысын да авылына бәйрәмгә чакыра

"Мондый чараны мин тәүге тапкыр уздырам", - ди Әнвәр Нургалиев.

Инстаграмда Әнвәр Нургалиев үзенең туган төяге - Әлшәй районының Әүрез-Тамак авылының 160 еллык юбилей бәйрәменә чакырып видеоязма куйган. Чара 17 августта узачак. Җырчы бәйрәмгә Башкортстаннан һәм Татарстаннан дуслары, коллегалары киләчәген әйтә. “Мондый чараны мин тәүге тапкыр уздырам. Авылның юбилеена килгән барлык дусларымны, коллегаларымны күреп әти-әнием дә шатланыр дигән өметтә калам!”, - ди җырчы.
Пост астында комментарийлар тезелеп киткән.
“Әнвәр, авылыңда гостиница бармы?”
“Билеты где можно купить?”
“Уфадан ничә километр, бик барасы килә”.
“Көннәр генә матур булсын, бик тырышып әзерләнәсез, Әнвәр!” һәм башка тагы әллә күпме язылучылар төрле фикерләрен белдергән.
Читайте нас: