Барлык яңалыклар

Концертта Зөфәр Хәйретдиновны танымадылар

Зөфәр Хәйретдинов: "Сәхнәдән вакытында китә белергә кирәк. И, беткән икән бу бичара, дип карауларын теләмим", - дигән.

Атна башында (5 августта) үзенең 60 яшен каршылаган Зөфәр Хәйретдинов “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе Гөлинә Гыймадовага биргән интервьюсында
“ Сәхнәдән вакытында китә белергә кирәк. И, беткән икән бу бичара, дип карауларын теләмим. Әлфия апа, Илһам абый – алар икенче мәсьәлә. Илһам абыйның гаиләсе юк иде, тәүлек буе сәхнәдә булса да, аңа артык булмады. Әлфия апа исә, сәхнәдә җырлап үлсәм иде, дип хыялланды. Мин андый кешеләр рәтенә кермим. Элек ничек җырлап туеп була икән, шундый вакытлар да килеп җитәр микән, дип аптырый идем. Ул вакыт җитте. Яшь вакытта сәхнәдә җырлау ашау, эчу, сулау белән бер иде. Дөрес, кайчак, Казанда булса да, концертлар оештырырга кирәк, дип уйлыйм. Тамашачының сине элеккечә яратуын күрү, сизү рәхәт. Ләкин сәхнәгә элеккеге кебек теләк булмыйча чыгу шулай ук гаделсезлек булыр иде,” – дигән.
Әлеге сүзләрне укыгач моңсу булып китте. Сәхнәдә балкыган һәм җемелдәгән йөзләгән артист-йолдызлар арасында чын күңелдән хөрмәт иткән аз санлы кешеләрнең берсе бит ул. Дөрес, бөтен концертларын да рәттән карап бардым дип алдаша алмыйм. Ә менә “Әгәр мин солтан булсам” дигән программасы нык истә калды. Үзе белән тулы бер гарем алып килгән иде. Резедә Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Лилия Муллагалиева, Гөлнара Тимерҗанова һәм башка хатын-кыз җырчылар катнашты анда. “ Миңа композитор буларак һәр җырчы белән дуэт язып, шуны башкару кызыклы тоелды. Тамашаның исеме дә җиңел табылды: “Әгәр мин солтан булсам”. Җырчылык солтаны булып, гаремда чыгыш ясап йөрдем. Бик уңышлы программа иде. Аның белән ярты Русияне урап чыктык дисәң дә була” ,– дип сөйләгән иде Зөфәр Хәйретдинов “Өмет”кә интервью биргәндә.
Дөрес, ул чакта иң кызыгы минем өчен тамаша залында булды.
Концерт барышында Зөфәр абый тәүдә үзе чыгып җырлады, аннан соң Лилия Муллагалиева, тагын үзе, аннан соң Гөлнара Тимерҗанова. Шулай дәвам итте. Сәхнә артына кергән саен киемен алыштырып чыга бит инде. Әллә шул башын бутаган, әллә сәхнәдә эленеп торган баннер (анда ике Зөфәр елмаеп тора иде), ләкин тамаша ахырына якынлашкач, соңгы җырлар яңгыраганда күршем хатыныннан:
— Боларның кайсы Зөфәр булды соң инде? — дип сорап куйды.
Читайте нас: