Киң диапазонлы татар халык көйләрен, опера партияләрен башкаручы Филүс Каһиров халык күңеленә татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүче буларак үтеп керде. Ул - Рәшит Ваһапов исемендәге «Татар җыры» фестиваленың Гран-при иясе (2007), Муса Җәлил премиясе лауреаты (2011), Татарстанның атказанган артисты (2016) да. Бу көннәрдә Филүс Каһировлар гаиләсендә көтелмәгән һәм сөенечле вакыйга булган. Җырчы өр-яңа машина сатып алган. Машинаның да ниндиен әле - "Лексус" маркалысын. "Тест-драйв кына үтәсебез килгән иде дә... Эээээээх, бер яшибез бу якты дөньяда дип, кинәттән алырга булдык бу матуркайны", - дип уртаклаша Филүс Каһиров.