Барлык яңалыклар

"Нигә мендең анда, суслик?" - Салават Фәтхетдинов тиеннәр ашата

Сез фотода күргән тиен Салават Фәтхетдиновның җилкәсендә рәхәтләнеп утыра.

Сез фотода күргән тиен Салават Фәтхетдиновның җилкәсендә рәхәтләнеп утыра.
“Тиеннәр ашатам. Менә берсе кая менеп утырган. Нигә анда мендең, суслик?”, - ди Салават, үзе “фирменный” итеп көлә. Ә канәгать тиен нидер кимерә.
Салават Фәтхетдинов тиеннәр ашатып йөргән видеоязмасын үзенең Инстаграмына урнаштырган.
Видеоязма астында җырчының язылучылары комментарийлар да язган.
“Җылы эзли. Салкын бит”.
“Җылыга утырган, башы эшли”.
“Ярата, изге җаннарны җәнлекләр әллә каян сизә бит ул, Тәтешлеләрне бигрәк тә”.
“Тавышың да матур бит, Зәкиевич!”
“Син бит үзең дә тиен кебек, тик тормыйсың бер дә. То ашатасың аларны, то карлыган җыясың. Ии, матур итеп, тәмле итеп кимерәләр тиз-тиз генә чикләвекне”
“Тиене чурт с ним, но фирменный смех ВАШ!”
“Концертка ияреп барам дидер” һәм башкалар.
Читайте нас: