Барлык яңалыклар

Илназ әти булды

Ашыкмый гына гаилә корган җырчы ир-егетебез әти булган бит!

Ашыкмый гына гаилә корган җырчы ир-егетебез әти булган бит!
"Бер үбәсем килә күзләреңнән", дип җырлап танылу алган Илназ Сәфиуллинның кызы туган. Бу хакта җырчы инстаграмда язган.
Яшь гаилә мәхәббәт җимешләренә моңарчы бөтенләй ишетелмәгән яңа исем кушкан. Бу хакта Илнар үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.
"Әти булдым. Сәфиуллина Алилә Илназовна. 3636 грамм, 52 см. Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт Сиңа. Бәләкәчем Айгөл, рәхмәт сиңа! Алиләбез, иманлы, сәламәт, бәхетле бул, кызым! "Вся в папу" пока больше слов нет…" - дип язган Илназ.
Посттан аңлашылунча, бәләкәч Республика клиник дәваханәсендә туган. Илназ Сәфиуллинны иҗатташ һәм инстаграмдагы дуслары да аны әти булуы белән котлый.
Без дә чын күңелдән котлыйбыз. Бәхетле сабый булсын Алилә!
Читайте нас: