Барлык яңалыклар

Алла Пугачева кемнәрнең ашына таракан булып төшкән?

Совет һәм Русия эстрадасында берничә дистә еллар дәвамында иң популяр җырчы булып саналган примадонна – Алла Пугачеваның күпләрнең ашына таракан булып төшүен беләсезме, дуслар?

Совет һәм Русия эстрадасында берничә дистә еллар дәвамында иң популяр җырчы булып саналган примадонна – Алла Пугачеваның күпләрнең ашына таракан булып төшүен беләсезме, дуслар? Телсез-тешсез, юаш холыклы булса, эстрада мөнбәрен яулый алмас иде ул. Яулау бер хәл, көндәш җырчылардан алдарак барырга да кирәк бит әле.
Алла Борисовна - көчле тавышлы җырчы гына түгел, тимердәй характерлы, сынмас рухлы шәхес тә. Бу сыйфатлары аңа эстраданы тоталитар контроль астында тотарга мөмкинлек биргән. Әйтүләренчә, күп кенә яшь җырчылар, төрле сәбәпләр белән примадоннага ярый алмыйча, җырчылык карьерасы белән хушлашырга мәҗбүр булган.
Мәсәлән, назлы тавышлы, чибәр, җирән чәчле Ольга Зарубина “На теплоходе музыка играла” дигән җыры белән тиз арада тамашачының мәхәббәтен яулап өлгерә. Болай дәвам итсә, Пугачевадан да популярырак булуын көт тә тор! Шуны сизеп, эстрада патшабикәсе төрле интригалар ярдәмендә Зарубинаны озак елларга эстрада сәхнәсеннән читкә кысрыклап чыгарган, диләр.
90нчы еллар чибәркәе, җырчы Лика Стар да гафу ителмәслек хата эшләгән – примадоннаның кияве Владимир Пресняков-кече белән йөри башлаган. Ликаның җырчы карьерасына шунда ук нокта куелган – гәзитләр аны яманлап язып чыккан, концерт мәйданнарына һәм радиоэфирларга аны кертми башлаганнар.
Чагу һәм чая холыклы Маша Распутина Алла Борисовнага бер начарлык та эшләмәгән, әмма “Пугачева мафиясе”нә буйсынмаган, диләр. Нәтиҗә шул ук – Маша озак вакытларга сәхнә түрләреннән югалып торды.
Бүген Алла Борисовна - сигезенче дистәгә үрелүче ханым. Әмма ләкин яше зур булса да, холкы үзгәрде микән соң?
Читайте нас: