Барлык яңалыклар

Фирдүс Тямаев сәхнәгә 4 размерга зуррак кием киеп чыккан

Җырчы Фирдүс Тямаев 10 яшендә төшерелгән видеосын инстаграмга куйган. Видеода Фирдүс тырышып-тырышып "Пар алма" җырын сәхнәдә башкара.

"10 яшьлек Фирдүс Тямаев.
26 ел элек җырлап йөри идем. Кияргә күлмәгем дә, чалбарым да юк иде, минем буй бәләкәй булгач кием таба алмый идек. Базарга барып миңа 2-4 размерга кулмәк белән чалбар алдык, шатлыгымнан елый-елый шул киемнәрдән әллә кем булып сәхнәгә җырларга чыктым. Ул вакытта ук мин Нурлатта звезда идем", - дип язган Тямаев.
Бәләкәй Фирдүскә сокланып, бер инстадашы: "Әтиең синең шулай җырлаганыңны ишетеп киттеме?" дип сораган.
"Әти җырлаганны бик ярата иде. Мине зур сәхнәдә күрергә хыялланды. Хыялы чынга ашты, ә үзе юк", - дип җавап биргән Фирдүс.
Читайте нас: