Барлык яңалыклар

Галкин белән Пугачеваның затлы сараен сүттерерләрме?

Прокуратура аның артык биек булуына бәйләнә.

Русияле юрист һәм хокук яклаучы Ярослав Михайлов Максим Галкинның Грязь авылындагы затлы сарае законлы рәвештә төзелгәнме-юкмы икәнлеген тикшерүне сорап Мәскәү өлкәсе прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ул үзенең “ВКонтакте" битендә яза.
Михайлов белдерүенчә, юмор остасы һәм аның гаиләсе өчен берничә ел элек төзелгән коттедж шәхси йортлар өчен рәхсәт ителмәгән биеклектә.
Юрист тикшерүче органнарның бу уңайдан бер чара да күрмәвенә карата борчылу белдерә.
"Сораулар М.Галкинга түгел, ә тикшерүче, җаваплы органнарга юллана. Алар “эстрада йолдызының” законнарны санга сукмавына күз йома”, –дип яза юрист үз мәкаләсендә.
Читайте нас: