Барлык яңалыклар

Алар янә дуслашкан!

Тамашачы сөюен яулаган Һиндстанның иң чагу кино парларының берсе Амир Кхан һәм Джухи Чавла 6 ел (!!) сөйләшми йөргәннән соң янә дуслашкан.

Тамашачы сөюен яулаган Һиндстанның иң чагу кино парларының берсе Амир Кхан һәм Джухи Чавла 6 ел (!!) сөйләшми йөргәннән соң янә дуслашкан. 80 еллар ахыры- 90 еллар башында бергә уйный башлап, бергә популярлык казанган бу парның барлык фильмнары да диярлек зур уңыш казанган. Гадәттә экранда партнер булган артистлар арасында иртәме-соңмы мәхәббәт хисләре уяна. Моның шулай булуын аңлар өчен аларның биографиясенә күз салу да җитә. Әмма бу икәү турында андый имеш-мимеш юк, киресенчә, язмалар аларның дуслыгын дәлилли. Халыкара дуслык көнендә нәкъ аларны искә төшерүем очраклы түгел. Дуслык җепләрен өзәр өчен дә, ялгар өчен дә нибары бер сүз җиткәнлегенә тере мисал алар.
Хәер, барысын да баштан башлыйк әле.
Амир Кхан белән Джухи Чавла беренче тапкыр бергә “Приговор” фильмында уйный. Ромео һәм Джульетта тарихын хәтерләткән сюжеты беләнме, сөйкемле-чибәр төп геройларның уйнавы беләнме, бу кино тасмасы тамашачыларның мәхәббәтен яулап, зур уңышка ирешә. Шуннан соң азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән Амир үзенең беренче рольләрен башкаручы тәтелдек яшь кызга һәрчак киңәшләрен бирә, уйнау осталыгын камилләштерүдә ярдәм итә. Шулай дуслашып китәләр алар, еш аралашалар. Берсе үткәргән бәйрәмгә икенчесе һәрвакыт чакырулы була.
Әмма аларның дуслыгына күз тидерәләр булса кирәк. Чираттагы “Мәхәббәт өчен киртәләр юк” дип аталган фильмны төшергәндә Амир Кхан шаяртырга уйлый. Аның кино төшерү мәйданында шаярта торган гадәте була. Тик ул шаяртулар кайвакыт шактый усал килеп чыга. Джухи белән дә шулайрак була, ахрысы. Актриса кызып китә һәм үзенә хас булмаган усаллык белән Амир Кханга бик күп ямьсез сүзләр әйтеп ташлый. Һәм шуның белән дуслык җепләре өзелә. Алар кинода партнер булудан гына түгел, тормышта дус булудан да туктый. Алты ел дәвамында төрле чараларда очрашканда да бер-берсен искә алмый элекке дуслар.
2002 ел ахырында Болливуд оештырган чираттагы кино йолдызлары мәҗлесендә очрашкач та салкын гына исәнләшәләр. Әмма бу көнне Джухи Чавланың (ул вакытта инде ул кияүгә чыгып, Джухи Мехтага әйләнгән була) кәефе бик яхшы була, күрәмсең, Амир янына килә дә туп-турыдан: “Нәрсәгә үпкәләдең син? Нишләп без башка бергә эшләмибез? Ни өчен без дуслар түгел?” - дип сорый.
Моңа каршы Амир Кхан гаҗәпләнеп: “Мин үпкәләдем? Мин син үпкәләдең, дип уйлаган идем”, -ди җаваплый.
Бер мизгелгә тын калганнан соң алар икесе дә кычкырып көлеп җибәрә. Һәм күзләреннән яшь акканчы бик озак көләләр.
Әлеге дуслык җепләренең янә ялгануына шаһит булучылар бу хакта Һиндстан матбугатында бәян иткән. Хәзер инде әлеге вакыйгага дистә елга якын вакыт үткән. Амир Кхан белән Джухи Чавла да шактый үзгәргән инде. Бергә уйнаган рольләре дә азайган. Тик әлеге язма ул хакта түгел. Бары тик алар мисалында дуслык җепләренең никадәр нәзек икәнен күрсәтергә тырышу, дуслыкның кадерен белегез, дип әйтү генә...
Читайте нас: