Барлык яңалыклар

Салават Фәтхетдиновта – саескан кайгысы

Менә кичә дә, 22 июльдә, Салават Фәтхетдиновның Инстаграмында бер кызыклы видео пәйда булды. Кызыклы дип, үзе кызганыч инде.

Артистлар тик ятмый инде. Алар белән һәрчак төрле хәл-вакыйгалар туып кына тора. Менә кичә дә, 22 июльдә, Салават Фәтхетдиновның Инстаграмында бер кызыклы видео пәйда булды. Кызыклы дип, үзе кызганыч инде.
Видеоязмада Салават Фәтхетдинов чатан саесканга юлыкканы күренә. Ул: “Нәрсә булды сиңа, балакаем? Эй Аллам, аягын сындырган бит бу!” - дип, аксаган кошны тотып ала.
Шул ук моментта урнаштырылган яңа видеоязмада катыргы коробкадагы саесканны күрәбез. Кадр артында Салават тавышы ишетелә: “Сороку поместили в коробку, сейчас повезем к ветеринару, надо будет наложить шов, Алла бирса!”
Шулай җәмәгать, олыгая төшә күңелләр нечкәрә. Яшьрәк чакта, бәлки, саесканны ветеринарга (!) алып бару уе берсенең дә башына кереп чыкмас иде...
Ә Салават Фәтхетдиновның Инстаграмдагы подписчиклары, бу видеоны карап, саескан өчен дә, кече дусларыбызга карата олы кешелеклелек күрсәткән җырчы өчен дә сөенгәннәр.
Читайте нас: