Барлык яңалыклар

Гүзәл Уразова яңа “Авито” ачкан

Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова үзенең Инстаграм сәхифәсендә “Авито Уразовой” булдырган.

Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Уразова үзенең Инстаграм сәхифәсендә “Авито Уразовой” булдырган. Һәр чәршәмбе анда аның подписчиклары һәм үзе дә теләсә нәрсә сату хакындагы игълан урнаштыра ала. Гүзәл сүзләре буенча, бу “Авито” ярдәмендә ул күп мәсьәләләрен хәл иткән. Сатасын-саткан, аласын алган дигәндәй. Менә әле шушы көннәрдә дә ул Сәвия апага килеп, аның бакчасына хозурланган. Кызыл карлыганнан авыз иткән, яңа бәрәңге, мәтрүшкә һәм башкаларын алган җырчы. Хуҗабикә белән хушлашканда Гүзәл Сәвия апага көзгә концертларына чакыру кәгазе бирә һәм: “Шундый тамашачыларым булганда мин – бәхетле!” – ди.
Читайте нас: