Барлык яңалыклар

Салават Фәтхетдинов: "Быел Җәвит Шакиров миндә генә ашап чыгар инде..."

Салават Фәтхетдинов Инстаграмына яңа видео элгән. "Җиләк кыйссасы" тәмамланып өлгермәде, инде яңасы башланды дигәндәй.

Салават Фәтхетдинов Инстаграмына яңа видео элгән. "Җиләк кыйссасы" тәмамланып өлгермәде, инде яңасы башланды дигәндәй. Видеода җырчы хатыны Ләйсәнне мактый. 15 төп карлыганнан куагыннан ул 11 чиләк карлыган җыйган. Тулышып пешкән, ялтырап торган эре карлыган җиләкләрен Салават якынайтып-якынайтып төшерә.
Тулы чиләкләрнең бер ягында буш чиләкләр дә күренә. Аларга ишарәләп: "Боларын аңлагансыздыр инде, Җәвит Шакировныкы, - ди Салават. - Быел Җәвит Шакиров миндә генә ашап чыгар инде", - дип тә өстәп куя.
Читайте нас в