Барлык яңалыклар

Олег Газманов эчкечелектән котылган

Аны эчкечелек сазына шуып төшеп китеп барган дип уйламассың да...

Үзенә генә хас традицион трюклары һәм үз яше өчен идеаль гәүдә төзелеше белән сокландырган җырчы Олег Газманов бүген актив сәламәт тормыш алып бара. Кайчандыр аны эчкечелек сазына шуып төшеп китеп барган дип уйламассың да... Ә бит яшь чагында Калининград шәһәрендәге рестораннарның берсендә җырлап йөргәндә ул һәр композицияне башкарыр алдыннан диярлек коньяк эчкән. “Тамашачы каршына чыгар алдыннан каушауны шулай баса идем”, – дип сөйләгән ул бер әңгәмәсендә.
Бер кичтә 30га якын җыр башкарганын исәпкә алсаң, бер генә шешә бушамаган...
Әмма җырчы бу “йомшаклыгы”ның яхшыга илтмәячәген үз вакытында аңлап өлгергән. Чыгышлары алдыннан калтырану-каушавын ул “эчке энергиягә әверелдерә башладым” ди.
67 яшьлек Газманов бүген дә 50 отжимание эшләп, сальто ата ала.
Читайте нас: