Барлык яңалыклар

Иренең кылыклары Лидия Фидосеева-Шукшинаның сәламәтлеген какшаткан

Актрисаның кызы Ольга сүзләренә караганда, әнисенең хәле яхшылардан түгел.

Актрисаның кызы Ольга сүзләренә караганда, әнисенең хәле яхшылардан түгел. Ул инде өеннән чыкмый, ятып кына тора икән. Лидия Николаевнаның хәле ире Бари Алибасов химикатлар белән агуланганнан соң начарлана. Чын хәл булдымы ул, яки продюсер тарафыннан уйналган оста спектакльме – монысы мөһим түгел. Ничек кенә булмасын, Фидосеева-Шукшина барысын да йөрәгенә якын кабул иткән, дәваханәдә аның караваты яныннан китмәгән. Бер ай элек кенә бронхиаль астма өянәге белән үзе дә дәваханәгә эләккән өлкән яшьтәге кеше өчен бу зур тетрәнү.
Әйткәндәй, актриса үзенең васыятьнамәсен үзгәртеп язган. Кызы Ольга әйтүенчә, “ул-бу була калса” хәзер әнисенең Мәскәүдәге фатиры аның иренә, ягъни мәсәлән, Бари Алибасовка калачак.
Исегездәдер, узган елның көзендә Лидия Фидосеева-Шукшина көтмәгәндә Бари Алибасовка кияүгә чыккач, продюсер бу адымга мирас өчен барды дигән имеш-мимеш таралды. Мөлкәтенә кызыгып, 80 яшьнең өстенә чыккан актрисаны ЗАГСка алып барды диделәр. Утсыз төтен чыкмый, күрәсең...
Читайте нас: