Барлык яңалыклар

Азат белән Гөлсирин алты кагыйдә буенча яши башлаган

Бу матур яшь парның язмышы белән күпләр кызыксынып яши.

Сәхнәдә пар сандугачлардай сайрашкан өметле тавышлы җырчылар Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина шәригать кануннары буенча никахлашканнан соң, рәсми рәвештә 13 июльдә ЗАГСка да керделәр. Бу матур яшь парның язмышы белән күпләр кызыксынып яши.
Ә яшьләр тормышларын алты кагыйдәгә ярашлы башлаган:
1. Туйга 230 кеше чакырылган булса, чынбарлыкта мәҗлестә 250 кунак була. Аларның ике йөзе – Азат ягыннан.
2. Никахны теркәү урамда, яңгыр тынганда уза, ләкин һава торышы һич кенә дә кунакларның кәефен төшерми.
3. Кунаклар арасында күп кенә танылган шәхесләр була. Алар арасында: Венера Ганиева, Гамил Әсхәдулла, Рифат Фәттахов, Руслан Сәйфетдинов, Айнур Моратов, Ранис Габбазов, Рамил Шәрәпов, Рөстәм Нәсыйбуллин.
4. Туйда Азат белән Гөлсирин «Әй, йөрәкләр» исемле яңа дуэт тәкъдим итәләр.
5. Мәҗлес Чувашстанда уза. Кияүнең туган авылы Шыгырданда башланып, Батырда тәмамлана.
6. Туйның иң кызык өлеше – 5 нче көне 11 ноябрьгә билгеләнгән! Теләгән һәрбер кеше килә ала. Ул мәҗлес Казанда Филармониядә узачак.
Читайте нас: