Мәскәү артистларының Ротару башбаштаклыгына исе-акыллары китә. Алар җирле властьларга: "Бу ни бу?!" - дип мөрәҗәгать иткәч кенә, иҗат кичәсе узарга тиешле көнне көнне Ротару концерты булмый, дип искә ала музыкаль критик Сергей Соседов.
Шулай бермәл Ротару билгеле артистларның концертларын күчергән дә куйган. Алла Ларионова, Николай Крючков, Лидия Смирновалар Ялтага иҗат кичәсе үткәрергә дип килсә, аларның афишасы урынында София Ротару афишалары эленгән. Соседов сүзләре буенча, ул елларда София Ротаруның бик куәтле чаклары булган.