- Винарис, сез нишләп сәхнәдә әле күптән түгел генә танылдыгыз?
- Мин яшь чакта җырлаштыргалаган идем инде. Соңыннан югалдым, һәм 15 ел дәвамында, гомумән, җырламадым.
- 15 ел дәвамында нәрсә белән шөгыльләндегез?
- Рестораннар белән бәйле бизнесым бар.
- Күпләрне кызыксындырган сорау: сез ничә килограмм?
- Яшермим: әлегә мин 147 килограмм. Шулай да әле яшисе бар. (көлә)
- Юк, миңа үз тәнемдә уңайлы. Ябыгырга киңәш итүчеләр бар, ләкин мин аларны тыңламыйм.
- Якын кешеләрегезне сәламәтлегегез борчымыймы?
- Борчый, әлбәттә. Соңыннан мин үземне сәламәт түгел, димим.
- Юк, өйләнмәгән. Йөргән кызым бар. Без аның белән бергә яшибез. “Якын кешеләрегез сәламәтлегегез турында борчылмыймы?” – дидегез бит. Аңа мин ничек бар, шундый ошыйм. Ул миңа: “Медвежонок”, - дип эндәшә.
- Өйләнергә уйламыйсыз әллә?
- Бер өйләнеп, аерылдым бит инде. Беренче хатынымнан улым бар. Шулай да күз күрер, без бит әле яшь.
147 килограмм, билгеле, әз түгел, ләкин, Винарис белән аралашканда, аның тазалыгына игътибар итмисең. Гәүдәсе җиңел булмаса да, ул үзе җиңел һәм рәхәт кеше.