Барлык яңалыклар

Иркә гаиләсенә кайгы килгән

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Иркә гаиләсенең ишеген авыр кайгы шакыган: әтисе Миндар абый бакыйлыкка күчкән. "Авыр... Кайдан гына көчләр табыйм... Әтием китте... Кайтмаска дип китте...", дип уртаклаша ул

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Иркә гаиләсенең ишеген авыр кайгы шакыган: әтисе Миндар абый бакыйлыкка күчкән. "Авыр... Кайдан гына көчләр табыйм... Әтием китте... Кайтмаска дип китте...", дип уртаклаша ул. Аның үз исеме Айгөл булса да, күпләр Иркә дип кенә дәшә. Миндар һәм Миңлебәдәр Миншакировлар көтеп алынган, бердәнбер кызларына Иркә исемен кушарга хыяллана. "Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием вафат булыр алдыннан: "Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз", - дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты", - дип әтисе турында журналистларга сөйләгән иде җырчы. Авыр кайгысын уртаклашабыз, Иннә иләйһи вә иннә лиләйһи рәҗигун
Читайте нас: