Барлык яңалыклар

"Мөгез чыгармый” гына яшәгән артистларның берсе ул

Талантлы шәхес турында берничә кызыклы мәгълүмат.

Бүген Дмитрий Певцовның туган көне – 56 яшь. Русия кино һәм театр сәнгатендә очынмый, кыланмый, масаймый, “мөгез чыгармый” гына, үз бәһасен белеп яшәгән һәм иҗат иткән артистларның берсе ул. Юбилее булмаса да, талантлы шәхес турында берничә кызыклы мәгълүмат язу урынлы булыр.
1. Актер спортчылар гаиләсендә туган. Әтисе – пятиборье буенча атказанган тренер, әнисе – спорт табибы. Мондый гаиләдә үскән бала кечкенәдән спорт белән шөгыльләнми кайда барсын инде? Каратэ, дзюдо, ат спорты, фигуралы шуу, чаңгы, йөзү – һәммәсендә билгеле бер уңышка ирешә малай.
2. Яшь Дима диңгезләр айкап йөрүче корабның капитаны булырга, я әти-әнисе юлыннан китеп, спортчы булырга хыяллана. Тик ни хикмәттер, мәктәпне тәмамлагач, ул педагогия институтының спорт бүлегенә имтиханнар тапшыра алмый. Кәефе кырылган егет заводка фрезеровщик булып эшкә урнаша.
3. Театр институтына ул очраклы килеп эләгә. ГИТИСка укырга керергә хыялланган дустына ияреп кенә бара. Әмма бик тиз артист тормыштагы үз урынын табуын аңлый. Диплом алу белән театрга эшкә урнаша. Һәм бар гомерен театр һәм кино сәнгатенә багышлый.
4. Певцов тамашачыларның чәчәк күтәреп сәхнәгә менүен яратмый. Сәхнә артистлар өчен генә дип саный.
5. 2000 елда Дмитрий Певцов тамашачыларга үзен тагын бер яктан ача – җырлый башлый. Аның “Лунная дорога” дигән альбомы бик тиз популярлык казана. Ул “КарТуш” төркеме белән бик еш Русия буйлап гастрольләрдә йөри.
6. Артистның тагын бер мавыгуы – автоузыш. Анда да еш катнаша.
7. 2013 елда Дмитрий Певцов хатыны Ольга Дроздова белән Заманча сәнгать институтында укыта башлый.
8. Ольга – Дмитрийның икенче хатыны, әмма үзе әйтүенә караганда, бердәнбер мәхәббәте. Аларның Елисей исемле уллары бар. Беренче никахыннан туган улы Даниил берничә ел элек фаҗигале рәвештә вафат булган.
9. Певцовның гаиләсе бик еш гыйбадәтханәгә йөри. Пляжда кызынуга яки телевизор каршында ял итүгә караганда актер укынуга өстенлек бирә.
10. Аның иң яраткан саны – “7”. 7се көнне Ольга белән танышкан, 7се көнне уллары туган. Бу санга бәйле башка истәлекле вакыйгалар да күп икән. Шуңа күрә һәр айның 7се алар гаиләсендә бәйрәм санала.
Читайте нас: