

Тыныч яшәеш һәм хәрби хезмәт. Ул урта мәктәпне тәмамлагач, чакырылыш буенча армия сафларына Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юллана. Саратов өлкәсендәге мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, шәхси фирмага эшкә урнаша. Барысы да үз чираты белән бара кебек. Ләкин дуслары Русия Оборона министрлыгы белән контракт имзалап махсус хәрби операция зонасына китә башлагач, Илдар да уйга кала.
– Минем дә яу кырына бару теләгем туды. Әлбәттә, алгы сызыкта бронетранспортер йөртүчеләр бик кирәк. Ләкин ахыргы карарга күршем һәм дустым Анатолий этәрде: “Менә син контракт буенча хезмәт итү турында уйлап йөрисең икән. Ә белүемчә, компьютер уеннарын оста уйнадың бит? Пилотсыз системаларның яңа гаскәрләренә нәкъ менә синең кебекләр кирәк тә!” Яшерен-батырын түгел, әти-әнигә карарымны әйткәч, әни борчыла һәм көяләнә башлады. Әмма үз вакытында һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән әтием аны тынычландырды. Ул пилотсыз һава очкычы операторларына минималь хәвеф янаганын аңлатты. Барсын, каршы килсәк, качып булса да китәчәк, диде. Менә шулайрак булды, – дип сөйли “Иртау”.
Һәм алга таба ул хәрби әзерлек үтәргә юллана. Контракт төзегәннән соң, Ростовка, укыту бүлекчәсенә җибәрелә. Анда техниклар һәм дрон операторлары булырга әзерлек үтә. Укулар артта кала, Илдар подразделениегә килә. Ә төгәлрәк әйткәндә, Донецк юнәлешендәге киренке яуларның иң кызган җиренә эләгә. Биредә безнең подразделениеләр дошман гаскәрләренең Курдюмовка һәм Опытное биләмәләрендә каты сугыш алып баралар.
...БПЛА ротасы командиры Иваныч Илдардан: “Пилотсыз һава очкычы белән яхшы эш итәсеңме, әллә болай гына?” – дип сорый. Якташ яугир исә болай җавап бирә: “Өйрәнелгән кебек, “МАВИК” һәм FPV-дроны белән дә идарә итә алам”, – ди. Шуннан Илдар урман полосасына чыгып та үзенең белгәнен дәлилли.
Артабан “Иртау” төрле бурычларны үти: аңа шактый катлаулы аппаратлар белән дә идарә итүне ышанып тапшыралар. “Иртау”ның хәтеренә иң сеңеп калган истәлекләренең берсе дронның хәрби атакалары белән түгел, ә максатчан күрсәтү эше белән бәйле.Подразделениегә ашыгыч рәвештә автомат станок гранатометлары – АГС расчетыннан сугышчылар мөрәҗәгать иткән.. Урман полосасында дошманның ике танкы яшеренгән булган, ә җир өсте разведкасы төгәл күрсәтмә бирә алмый. Өстәвенә, территория дошманның пилотсыз очкычлары белән тыгыз патрульләнә. Командир Илдарга бурычны үтәргә куша.
– Мин үземнең “Мавик”ны күтәрдем, түбән биеклектә урман посадкасына кадәр очтым, бу ике танкны күреп алдым һәм гранатометчыларга якынча координатлар бирдем. Ә үземне дошманнар күреп алганчы, аланга күчтем. Хәрби иптәшләрем танкларны юк итү буенча тырышып карадылар, ләкин эләгә алмадылар. Шуннан мин аларны тагы да ныграк координацияли башладым. Нәтиҗәдә, бронетехниканы юк итүгә ирештек, – дип искә ала Илдар. – Дрон операторының эше әллә ни курукыныч хезмәт түгел. Ләкин һәрвакытта да алай булмады. Мин хезмәт итә генә башлаганда, минем хезмәттәшләрем идарә ителә торган аппараттан 2-8 чакрым ераклыкта иде. Ә дошман танклары – 3-5, артиллерия 30 чакрымга ата. Хәзер инде алай түгел: еракка ата торган дроннар барлыкка килде, шуңа да карамастан, бу бездән һәрхәлдә маскировкалану бурычын төшерми.
– Илдар, син компьютер уеннары уйнап, смартфон тотып үскәнсең. Ә сезнең арада, бу күнекмәләрне алай ук белеп үсмәгән авылдан чыккан операторлар күпме?
– Әгәр ир-егетнең яңа белемнәрнәргә омтылышы булса, ул компьютер уеннары тәҗрибәсе булмаса да, барысын да тиз үзләштерәчәк. Алай гына да түгел: компьютерны яхшы белгән кешеләрнең дә реакциясе, йомшак кына әйткәндә, бик сүлпән булырга мөмкин. Егет кеше техник яктан бик грамоталы булмаса да, кайчагында бернинди куркыныч та юк. Шундый бер егет бездә менә дигән техникка әйләнде, аппаратлар төзәтә. Аларны очышларга әзерли һәм инженер да уйламаганча камилләштерә ала!
– Яшүсмер чакта гаджетлардагы уеннар белән мавыгып киткәндә, әти-әни ачуланган чаклар да булгандыр, мөгаен?
– Компьютер уеннары белән. Әни минем сәламәтлегем өчен борчылып, виртуаль дөнья белән бәйләнешемне чикләп тә карады. Әмма мин моментын туры китереп, телефонда да уйный алдым. Әлбәттә, әни хаклы иде. Ә үзем уен күнекмәләрем кайчан да булса бик мөһим эштә кирәк булыр дип уйлаган идеммени?..
Әйткәндәй, Идарның күкрәгендә Суворов һәм махсус хәрби операциядә катнашучы медальләре балкый. Безнең заман герое һәм чын-чыннан ватанпәрлек үрнәге булган Илдарга исән-имин туган якка кайтуын теләп калыйк.
Никита КУРБАНОВ.
Чыганак: "Вечерняя Уфа" сайты.