Авыл хуҗалыгы
16 Октября , 09:36

Ашлык күп – бәясе юк...

Бүген авыл хуҗалыгында хәлләр шулайрак.

Добавить в предпочтительные источники Google
https://vk.ru/mcxrb2018https://vk.ru/mcxrb2018
Фото:https://vk.ru/mcxrb2018

Быелгы көз игенчеләр файдасына булды. “Мондый җылы көзне күптән күргән юк иде”, – диеште өлкән буын. Көннәр кояшлы торганда, үскән-өлгергән уңышның төп өлеше җыелып, амбарларга салынды.

Республика басуларыннан 3 миллион тоннадан артык иген җыелды. Уңыш гектардан уртача 27 центнер чыкты. Шулай итеп, бүгенгә мәйданнарның 95 процентында эшләр төгәлләнде. Әле майлы культураларны җыю дәвам итә. Чәчүлек мәйданнарының яртысыннан күбесе җыеп алынган. Шикәр чөгендерен чыгару да ахырына таба бара: әлегә 1 миллион тоннадан артык татлы тамыр алынган. Республиканың ике шикәр заводы да тулы куәтенә эшли: 420 мең тонна чөгендер эшкәртелгән дә инде.

Мул уңышка сөенәсе генә. Әмма әтнәкәсе бар шул... Бүген уңышның хакы юк. Бу хакта агымдагы атнада хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов үзе әйтте.

– Ни кызганыч, товар күп булганда, бәя юк. Бүген ашлыкның бер килограммы 5-6 сум тора. Бу үзкыйммәттән түбәнрәк. Көнбагышны элек 45-46 сумга сата идек, бүген ул – 24-23 сум. Бәхеткә ике завод безгә ярдәм итә. Гомумән алганда, башка төбәкләр белән чагыштырганда, баланслы рәвештә үсәбез. Иң мөһиме – әле позицияләрне һәм үзебездә булган инвестицияләрне саклап калырга кирәк, – диде хөкүмәт вице-премьеры.

Аның әйтүенчә, бүген Башкортстан аграрийлары ашлык һәм майлы культураларны тимер юл транспорты белән башка төбәкләргә актив озата. “Русия тимер юллары”ның Башкортстаннан ашлык һәм май орлыкларын ташуга 10 процент ташлама бирүе ныклы ярдәм булып тора дип тә билгеләде аграр тармак җитәкчесе.

***

Республикага үзен тәэмин итү өчен 2,2 миллион тонна ашлык җитә. Ә тагын да миллион тоннадан артыграк иген булганда, аны кая куярга дигән сорау килеп баса. Әлбәттә, сатарга. Әмма мондый күләмне тимер юл белән чыгару өчен 60 вагонлы 640 состав кирәк булыр иде. Ә көньяк портларга яисә чит илгә автотранспорт белән илтү – мөмкин түгел. Шуңа әле җәй башында ук Илшат Фазрахманов, рекордлы уңыш игенчеләргә табыш вәгъдә итми, дигән иде.

Ә бит мондый уңышны алганчы күпме акча һәм көч салынган?!. Бүгенге заманда чәчүне башкарып чыгу өчен дә башта үзеңә шактый акча чыгарырга туры килә. Яз башында журналистлар белән очрашуда Илшат Илдус улы: “Быелгы кыр эшләре 32 миллиард сумга төшәчәк. Моңа орлык, ашлама, яклау чаралары, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, хезмәт хакы һәм салымнарның бер өлеше керә. Әлбәттә, бүген аграрийларның күбесе кредитлар алып эшләргә мәҗбүр. Предприятиеләрнең 17-18 миллиард сум акчасы бар. 14-15 миллиард сум кредит алачакбыз”, – дип сөйләгән иде.

Хәзер инде кредитларны кайтарыр вакыт җитте. Әмма продукцияне табыш белән сату мөмкинлеге юк. Табыш алыр өчен игенне аның үзкыйммәтеннән югарырак хакка сатарга кирәк. Үзкыйммәте 6 сум булганда, 5-6 сумга сатып җибәрү игенче өчен зыянга эшләү дигән сүз. Монда табыш алырга түгел, ә кредитларны ничек кайтарырга дип баш ватарга туры килә, өстәвенә, инде киләсе сезонга әзерләнә башларга да озак калмый.

Игенне тимер юлдан ташуларга 10 процент ташлама һәм “Росагролизинг” аша килгән 10 миллиард сум инвестицияләр ярдәм итә итүен. Әмма хакыйкать шунда – бүген ахыргы продукт аны җитештерүгә караганда арзанрак тора. Аның каравы һәммә нәрсәгә хаклар арта. Чагыштыру өчен бер мисал: 2019 елда бодайның бер килограммын 12-13 сумга сатып булды һәм ул чакта бер комбайн 8-9 миллион сум тора иде. Ә хәзер ашлык хакы – нибары 6 сум, ә комбайн бәясе 26 миллионнан башлана...

Сөттән яхшы акча керә диючеләр белән дә килешеп булмый. Бер сыердан тәүлегенә рекордлы 40 килограмм сөт савып алынса да, бүгенге бәяләр белән хәтта эре фермалар да үз чыгымнарын чак каплый. Бу сүзләрне дә министр үзе әйтте.

Бәйсез агроконсультант-аналитик Юрий Котов та бүген ашлык үстерү һәрвакытта да отышлы түгел, ди. Экспорт пошлиналарының нульгә тигез булуы да хәлне җиңеләйтми, ди ул.

“Ашлыкны экспортерларга сату да бик үк отышлы түгел – безнең бодай иң арзаны диярлек. Ә җитештерү бәясе даими үсә, кыскасы, бодайның үзеннән башка барысы да кыйммәтләнә. Башкортстаннан бодайны бик арзанга сатып алып, үзәк төбәкләргә алып китүләрен дә беләм. Министр сүзләре белән килешәм: сездән ашлыкны портларга алып бару кыен. Аннары, тимер юл буенча ташулар да кыйммәтләнде. Субсидияләр бар, әмма алар һәрвакытта да дөрес бүленми. Әйе, ашлыкны күбрәк җитештерәсе килә, ләкин аны кая куярга дигән сорау килеп туа. Хәтта чит илгә сату да отышсыз килеп чыга”, – диде Котов.

Алай да безнең халык җаен табарга тырыша. Ничек итсә дә итә, әмма кредитын да каплый, язын янә басу тутырып орлык чәчә. Иртәгәсе көнгә ышаныч дигән нәрсә канында бар өлкән буын игенчеләрнең. Һәм ул ышаныч акланыр дип өметләнәсе килә...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас