

БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлегә Башкортстан Республикасы чөгендер игүчеләренә һава шартлары яхшы. Оператив мәгълүматлар нигезендә, чөгендер чәчүче 14 район игенчеләре 35,9 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере җыеп алганнар. Бу барлык күләмнең 90 процентка якынын тәшкил итә.
Барлыгы 1 миллион 380 мең тонна татлы тамыр казып алынган. Гектардан уңдырышлылык 385 центнер дәрәҗәсендә тора.
Тулаем алганда, татлы тамыр җыю буенча Әлшәй районы алда бара, анда 359 мең тонна татлы тамыр җыйганнар, икенче урында – 296 мең тонна күрсәткеч белән Чишмә районы.
Гомумән, төбәкнең шикәр заводлары 428 мең тонна чөгендер эшкәртте, 60 мең тоннага якын ак шикәр җитештерде.
Артабан да республика аграрийларының һәр тырышлыгы акланыр, хуҗалыклар һәм фермерлар кассасына мул табыш булып әйләнеп кайтыр, дигән ышанычта калыйк.