Авыл хуҗалыгы
15 Сентября , 19:18

Зилаер дәваханәсенә яңа аппарат кайткан

Зилаер дәваханәсенә яңа аппарат кайтканЗилаер дәваханәсенә яңа аппарат кайткан
Зилаер дәваханәсенә яңа аппарат кайткан

"Озайлы һәм актив тормыш" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда Зилаер хастаханәсенә рентгенография өчен "РЕНЕКС" күчмә палата аппараты кайтты.

Август аена кадәр анда 6554 тикшеренү үткәрелгән. Аппаратның төп өстенлекләре - авыр һәм аз хәрәкәтләнүче пациентларны палатада тикшерү, тиз арада диагноз кую өчен югары сыйфатлы цифрлы сурәтләр алу һәм нур йөкләнеше кимү. Бу аппарат медицинада бик мөһим, чөнки пациентның урын-җире янында төгәл һәм хәвефсез рентген — диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә.

— Әлеге җиһаз ярдәмендә хастаханәдә диагностика тизрәк һәм уңайлырак була бара. Без районның һәр кешесенә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә тырышабыз, - диде Зилаер үзәк район хастаханәсе баш табибы Рөстәм Игбаев.

Чышанак: БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас