Авыл хуҗалыгы
15 Сентября , 10:23

Гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Кайсыбер районнарда уңышның бер өлеше юкка чыккан...

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

Соңгы елларда табигать еш көйсезләнә башлады. Быелгы җәйнең дә “сюрпризлары” җитәрлек булды: койма яңгырын да, көчле җилен дә, өермәсен дә күрсәтте. Кайсыбер урыннарда табигать гарасатлары йорт-кураларга зыян да салды...

Яңгыр күп яуганлыктан иген басулары да зыян күрә. Башкортстанда кайсыбер хуҗалыкларда хәтта үсемлекләр һәлак булды. Атап әйткәндә, Благовар, Бүздәк, Краснокама, Тәтешле, Уфа, Чишмә һәм Яңавыл районнары территорияләрендә уңышның бер өлеше юкка чыккан. Шул сәбәпле, бу атнада әлеге районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тиешле күрсәтмәгә республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Документта әйтелүенчә, бу территорияләрдә туфракның артык дымлануы, көчле яңгырлар, җил һәм боз яву белән бәйле үсемлекләрнең 7 июльдән 31 августка кадәр һәлак булуы гадәттән тыш хәл дип танылган. Гадәттән тыш хәл режимы 31 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.

Авыл хуҗалыгы оешмалары культураларның һәлак булуыннан килгән зыянны һәм аларны зыян күргәнчегә кадәр үстерү чыгымнарын раслый торган документларны 25 сентябрьгә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырырга тиеш. Боерыкның үтәлешен Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов контрольдә тота.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас