Авыл хуҗалыгы
11 Сентября , 18:19

Аш бүлмәсендә май тапларын бетерү ысулы

Әлеге катнашма ярдәмендә аш бүлмәсендәге җиһазлардан, савыт-сабадан, батареяларда, линолеумда, плитәдә каткан май тапларын пычракны юып алырга мөмкин. Моның өчен: 1,5 литр җылы су, 2 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы аш содасы һәм 1 аш кашыгы лимон кислотасы алына. Савытларны шул катнашмага салып торып, чиста суда чайкатып алсагыз, алар ялтырап торыр. Чүпрәкне катнашма суына батырып алырга, бераз сыгарга һәм майлар каткан урынга куеп торырга. Ул пычракны "эретеп", чистартыр.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас