Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 1,8 млрд тирәсе кеше, яки планета халкының 31% ы, физик активлык буенча минималь киңәшләрне дә үтәми. Яшүсмерләр арасында хәл тагын да начаррак: 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларның 81% ка якыны бик аз хәрәкәт итә, ягъни атлап йөреми.
Ә физик күнекмәләр ясауда озак вакытлы тәнәфесләр чыннан да чыдамлык һәм мускул көченең акрынлап кимүенә китерә. Шуңа күрә галимнәр элекке спорт казанышларына исәп тотмаска, ә көчеңнән килгәнчә активлыкны даими рәвештә саклап калырга киңәш итә: хәтта гадәти атлап йөрүләр дә берничә айдан соң ташланган интенсив физик күнекмәләргә караганда күбрәк файда китерергә мөмкин.