

Мәсәлән: блогерлар подъезд төбендә имин генә гәпләшеп утыручы әби-чәбиләр янына баралар. Һәм янәсе, пенсионерларның пенсиясен киметү – ә аның бәрабәренә депутатларның хезмәт хакын арттыру максатыннан ялган петиция имзаларга тәкъдим итеп йөриләр. Я булмаса, күпкатлы фатирның ишегалдындагы балалар яки спорт мәйданчыгын сүтеп, мигрантлар өчен хостелл, пивной фәлән төзергә җыенганнарын әйтеп салалар. Һәм шуннан инде башлана, блогерлар күзлекләре оправасына куелган кечкенә камерага өлкәннәр психикасы өчен коточкыч, ялган хәбәргә реакцияләрен төшерә башлыйлар…
Мисал: «Кешеләрдән көләм һәм аларны истерикага кадәр җиткерәм»... Менә шундый слоган 20 яшьлек Данил Топчаевның социаль челтәрләрдәге каналының тасвирламасында күренә. Аны хәзер бигрәк тә модалы сүз: треш-блогер дип тә атыйлар. Ул төрле кешеләрне, шул исәптән пенсионерларны да шаяртып, видеороликлар төшерә. Әйтергә кирәк, мондый блогерлар – хәзерге вакытта яңгырдан соң гөмбә шикелле калкып чыга башладылар...
Пранкерларның бу кыланмышына битараф калучылар да бар. Әмма өлкән кешегә бер сүз генә җитә шул, алар бу абсурд тәкъдим-фикерләргә ышаналар... Җаннарын бирердәй булып блогерларның янәсе петициядә язлыганнарына каршы сүз әйтешергә тотыналар.
Шәхсән минем карашка, бу роликларны карагач туган фикерем: оятсызлыкның юктыр шул чикләре! Әле алай гына да түгел, треш-блогерлар чын-чыннан булыр-булмас сүз белән генә өлкәннәргә мөрәҗәгать итмиләр... Ә дөресен әйткәндә, башларын бутыйлар... Ә подъезд төбенә чыгып утырган карчык — 18 яшьлек кыз мени алай шаяру өчен?! Кайсыбер блогерлар, тагы да ераккарак китеп: «без бу йортта яшәгән фахишәгә акча күчердек инде, аңа керәбез, подъезд ишеген ачалмассызмы?» дип тә әйтеп салалар... Өстәвенә карт кешенең психик халәтен тәмам җимерүне алга сөреп, янәсе ул фахишә кыз — сутенёр яки наркоман белән бергәләп яшәгәнлеген әйтәләр... Мондый алдау төрләренең тагы да әллә ниндиләрен кулланалар әле ул!
Хәзер уку елы башланды һәм бу треш-блогерларның фантазиясе чәчәк атты, дигәндәй! Тольятти якларында ике блогер егет иң башта медицина, аннары педагогик колледжга кереп дәресләр алып барырга комачаулап йөргәннәр... Ә хәлләр болайрак булган: уку йортларының ишек төбендәге вахтада утыручыларга үзләрен яңа гына колледжга күчкән студентлар итеп танытканнар. Аудиторияләргә исә кереп утырып, укытучыларның күрмәгәнннәрен күрсәткәннәр! Берсе реферат әзерләдем, доклад укыйм, дип, брейк-данс биергә тотынган... Дәресне өзгәннәр... Уку процессына зыян салганнар һәм качып чыгып тайганнар.
Бу трендка әверелгән вәзгыятькә киң җәмәгатьчелек реакциясен белү һәм халыкны кисәтү максатыннан Башкортстан Республикасының Иҗтимагый палатасы спикерларына мөрәҗәгать итәргә булдым.
БР Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина:
— Аерым автор-блогерларның моны «юмор» яки «социаль эксперимент» дип бирүләре чынлыкта турыдан-туры манипуляция һәм закон бозу булып тора. Без әхлак нормаларын аңлы рәвештә какшату, җәмгыятьтә үзара ышаныч дәрәҗәсен киметү, игътибар һәм финанс файда җәлеп итү өчен хокукый нигезләрне санга сукмау белән эш итәбез. Социаль челтәрләрдә лайклар һәм караулар өчен пенсионерларны алдыйлар яки мәгариф оешмаларында дәресләрне өзәләр икән, бу шаяру булудан туктый һәм җәмәгать тәртибенә куркыныч тудыра, — дип белдерде ул. — Үз-үзеңне таныту күренеше, фикереңне күрсәтү һәм белдерү хокукы кешеләрнең куркынычсызлыгы һәм законга хөрмәт башлана торган урында тәмамлана. Өлкән яшьтәге гражданнарны хәйләләрдән һәм уку йортларындагы тәртипне яклау — бу блогерлык белән көрәш түгел, ә безнең халыкның база хокукларын яклау, саклау.
Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, радио дикторы Кристина Недорезова:
— Пенсионерлар — ул гражданнарның якланмаган категориясе, алар блогерларның һәм мошенникларның мондый сүзләренә ышанучан.
Җинаятьчеләр һәм намуссыз блогерлар еш кына аларның ышанычыннан, цифрлы грамоталылыгы, «басма сүз»гә яки экран авторитетына хөрмәт белән файдаланалар. Пенсионерлар бит үз ментальлекләре буенча «телевизор һәм гәзиткә» ышанырга күнеккәннәр. Артык ышанучанлык һәм аралашу кытлыгы андый намуссыз кешеләргә файдага гына. Аларга яңа технологияләргә ияләшү һәм ясалма интеллект контентын тану авыр, шуңа күрә алар белән манипуляцияләү җиңел.
Ата-аналар һәм өлкән яшьтәге туганнар белән мөмкин кадәр ешрак аңлату әңгәмәләре үткәрергә кирәк. Тикшерелмәгән хәбәрләргә яки чит кешеләргә ышанырга ярамый. Бары тик Социаль фонд һәм башка дәүләт учреждениеләре исемнәре белән мөрәҗәгать итү аркылы эш итү ярый. Акцияләрдә катнашудан баш тарту, якын туганнарыгызга әйтмичә, алар белән киңәшләшмичә үз имзаңны куймау һәм иң мөһиме вакытны файдалану яхшырак! Болай дип җавап бирегез: мин бу хәбәрне тикшерермен дә шалтыратырмын, яисә миңа киңәшергә һәм уйларга кирәк.
Болай җавап бирегез: мин тикшереп, шалтыратып карыйм, яисә миңа киңәшергә һәм уйларга кирәк, тик шуннан соң гына мин карар кабул итәчәкмен. Һәм, әлбәттә, психологик басымга эләкмәскә кирәк, чөнки сез кабул иткән карарларның тизлеге мөһим түгел, дөнья җимерелмәячәк, һәм барысы да көтә ала! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, ешрак аларга мондый хәлләр турында сөйләгез.
Намуссыз блогерлар белән көрәш кирәк, без цифрлы контент эрасына кердек. Безгә монитор экраныннан тапшырган бөтен нәрсәгә ышанырга күнеккәнбез, ләкин хәйлә нәрсәдә?
Төп мәкер: якынлык һәм объективлык иллюзиясендә ята, шуның аркасында без блогерларны цифрлы контент проектлары яки манипуляция инструментлары буларак түгел, ә якын дуслар буларак кабул итәбез. Бу феномен парасоциаль тәэсир итешү дип атала. Кеше тормышыннан «тарихларны» көн саен карау шәхси танышлыкның ялган тойгысын тудыра һәм тәнкыйди фикерләүне бетерә.
Намуссыз контент булдыручылар белән көрәш бүген кирәк, чөнки куркынычлар зарарсыз алдау кысаларыннан бик еракка чыкты.
Юлай НИЗАЕВ.
Фотода: Треш-блогерлар Паша Техник һәм Юля Фитнесс.