

«Бездә бик озын сакал йөртүче ир-атлар бар. Шул ук вакытта алар җомга намазын җәмәгать белән укырга йөрми, мәчетләргә килми, тәүлек әйләнәсе проспектларда йөри, эшсез вакыт үткәрә. Алар озын сакал һәм балагын күтәреп йөрүне ниндидер аңлашылмаган модага әйләндерде, ә үсеп килүче буын алардан үрнәк ала башлый. Аларга мөрәҗәгать итәм: сакалларыгызны кыскартыгыз һәм аны дин кушканча йөртегез», — дигән Кадыйров.
Җитәкче республикадагы кайбер хатын-кызларның тышкы кыяфәте турында да фикерен белдергән. Аның сүзләренчә, хатын-кызлар тулысынча япмалар белән каплана башлаган, шулай итеп Чечняга хас булмаган киенү рәвешенә ияргән.
Ул шулай ук хатын-кызларны ислам нормаларына туры китереп киенергә, гарәпләрнең киенү рәвешенә иярмәскә чакырган. «Бездә беркайчан да пәрәнҗә кимәгәннәр», – дип тә өстәгән Рамазан Кадыйров.
Фото: chechnya.gov.ru.