

Русиядә гомуми мәҗбүри аеклык көне кертергә генә тәкъдим иттеләр.
11 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Аеклык көнендә алкоголь сатуны тыю тәҗрибәсен аерым регионнардан бөтен илдә таратырга кирәк, дигән фикерне алга сөрәләр. Мондый фикерне Халыкара аеклык академиясе профессоры, Халыкара психоаналитиклар ассоциациясенең әгъзасы Анатолий Глущенко белдерде, дип хәбәр итә «Абзац» порталы.
«Мин «сухой закон» турында сөйләмим, ләкин чикләүләр күбрәк булган саен, яхшырак. Шул ук вакытта һичшиксез барысы да пропаганда, агарту һәм агитация эше белән озатылырга тиеш. Моның ни өчен эшләнүен һәм алкогольнең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген аңлатырга кирәк», – дип ышаныч белдерде аек тормыш рәвеше өчен көрәшче.
Моннан тыш, психоаналитик фикеренчә, ул тәкъдим иткән чараны гамәлгә ашыру халыкның иминлеген арттырырга, демография белән вәзгыятьне яхшыртырга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә ярдәм итәчәк.
Моңарчы билгеле булганча, 11 сентябрьдә, Аеклык көнендә, илнең 18 төбәгендә теге яки бу дәрәҗәдә алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр. Аерым алганда, бер тәүлеккә Алтай, Бурятия, Марий Эл, Удмуртия республикаларында, шулай ук Белгород, Вологодск, Иркутск, Калининград, Кемеров, Мурманск, Саратов һәм Свердловск өлкәләрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тулысынча тыячаклар. 1913нче елда Русиядәберенче тапкыр аеклык көнен билгеләп үтәләр. 1914 елның мартында Рус Православие Чиркәвенең Изге хакимлек итүче синоды аны ел саен уздыру карарын кабул итә. Бәйрәм итү өчен изге пәйгамбәр Иоанн Предтечаның башын кисү көнен сайлаганнар, ул яңа стиль буенча 11 сентябрьгә туры килә. Октябрь революциясеннән соң өзелгән бәйрәм итү традициясе 2014 елда Рус Православие Чиркәвенең Изге синоды тарафыннан яңадан торгызылды.
Ярый, әлегә Аеклык көне кануны Башкортстанга кагылмый. Шулай да Аеклык көнен гөрләтеп бәйрәм итмәү хәерле булыр ул!
Фото: remanga.org.