Уйланырга урын бар
26 Августа , 10:48

713 мең сумлык штрафы җыелган водительне тапканнар

Тотылмам дип, уйладымы икән?

БР буенча ЮХХДИБР буенча ЮХХДИ
БР буенча ЮХХДИ

Башкортстанда 713 мең сумлык штрафы җыелган водительне тапканнар.  

Аны 25 августта Иглин районында М-5 “Урал” автоюлының 1542нче чакрымында туктатканнар. Бу хакта Башкортстанның баш автоинспекторы Владимир Севастьянов сөйләде.

Юл-патруль хезмәте махсус батальоны хезмәткәрләре 25 яшьлек водитель идарә иткән “Скания” йөк машинасын туктата. Мәгълүмат базалары буенча, ир-ат юл йөрү кагыйдәләрен бозучы һәм штрафларны түләмәүче булып саналган.

Тикшерү вакытында аның гомум бурычы 713 мең сум тәшкил итүе ачыкланган, шуларның 70 меңнән артыгы – юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар буенча.

Штрафларын вакытында түләмәү сәбәпле, водительгә карата 45 материал төзелгән. Санкцияләр ике тапкыр күбрәк күләмдә штраф, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне күздә тота.

Йөк машинасы ФССП хезмәткәрләренә тикшерү һәм мәҗбүри түләтү чараларын куллану өчен тапшырылган.

Штрафларны вакытында түләү бурычын санга сукмау бурыч арту белән генә түгел, ә транспорттан мәхрүм итү, кулга алу, мәҗбүри эшләр яки чит илгә чыгуны тыю белән дә яный, дип искәртәләр ГАИда.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас