Уйланырга урын бар
24 Августа , 09:04

Тәмле, ләкин зыянлы...

Кызганычка каршы, шулай икән.

Тәмле, ләкин зыянлы...Тәмле, ләкин зыянлы...
Тәмле, ләкин зыянлы...
Табиблар чипсы сөючеләрне еш куллану нәтиҗәләре турында кисәтә. Белегчләр раславынча, чипсылар гаять тозлы һәм майлы була. Аны еш ашау кан басымын күтәрүгә, симерүгә һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә китерә. Шул ук вакытта бәрәңгегә файдалырак альтернатива дип саналган чипсылар төрләрен (мәсәлән, кукуруз яки яшелчәләрдән ясалган) шулай ук уртача микъдарда кулланырга киңәш ителә.
Кайсыбер җитештерүчеләр пешерү ысулы белән яки тоз күләме киметелгән чипсылар чыгара, әмма хәтта мондый вариантлар да яшелчәләрне, тулы бөртекле продуктларны яки сәламәт рационның башка компонентларын алыштыра алмый, дип аңлата табиблар. Шулай итеп, белгечләр чипсыларны мөмкин кадәр сирәк ашарга киңәш итә.
Кызганычка каршы, без тәмле дип ашаган әйберләр еш кына зыянлы шул. Парадокс...
 
Фото: istockphoto.com
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас