

"Идея шунда ки, төрле дәрәҗәдәге шәрә кешеләр төркеме велосипедчыларга игътибар җәлеп итү һәм автомобиль культурасына каршы протест белдерү өчен җыела һәм шәһәр буйлап йөри. Бәлки, бу минем тарафтан беркатлылык булгандыр, тик мин төрле кешеләрне, төрле гәүдәләрне, шәрәлекне күрергә һәм башка велосипедчылар белән теләктәшлек тойгысын кичерергә өметләнгән идем", — дип язган берничә дусты белән юлга чыккан кыз.
Ул кешеләрнең аны карап торачагын алдан ук аңлаган, әмма чараның сексуаль подтексты булмаячак, дип уйлаган. Әмма практикада барысы да бөтенләй башкача килеп чыккан... Катнашучыларның 70 проценттан артыгы ир-атлар булган, өстәвенә камераларга фотога һәм видеога төшергәннәр...
Чыганак: Lenta.ru.