

Мәгълүмат кырында соңгы вакытларда мәшһүр инвестор Илон Маскның акчага һәм ясалма фәһемгә бәйле сүзләре киң таратыла башлады.
Әйтик, «The Economist»ка биргән интервьюда ул: «2036 елда акчаның әһәмияте булмаячак», – дигән. Шуннан соң у,л фикерен аңлатып: «Ясалма фәһем һәм роботлар җитештерүне шулкадәр арттырачак ки, кешеләргә кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр мул булачак, шуңа күрә акчаның бүгенге роле кимергә мөмкин», – дигән.
Гадәттә интернетта Маскның төгәл цитаталарын түгел, ул әйткән фикерләргә якын сүзләр таратыла. Шулай да Маск түбәндәге фикерләрне уздыра: роботлар һәм AI кешеләр башкарган эшләрнең күбесен үз өстенә алачак; эшләү мәҗбүри булмаячак, кешеләр теләсәләр генә эшләячәк; дөнья «age of abundance» («муллык чоры») чорына керәчәк; 2036 ел тирәсендә акчаның әһәмияте шактый кимергә мөмкин, чөнки товарлар һәм хезмәтләр бик арзанга һәм күпләп җитештереләчәк. Бер чыгышында ул хәтта: «Алдагы 10–20 ел өчен пенсиягә дип акча туплау турында артык борчылмагыз. Ул вакытта моның инде әһәмияте калмаячак», – дип тә әйтә.
Бу хакта Рәшит Фәтхрахманов язган.
Фото: «Башинформ».