

«Роспотребнадзор»ның Башкорстан буенча идарәсенең 23 июль мәгълүматларына ярашлы, талпан тешләвенә зар кылып төбәк медицина учреждениеләренә 6209 кеше мөрәҗәгать иткән. Чагыштыру өчен: үткән елның шушы чорында табибка 9132 кеше барган. Балалар арасында каза күрүчеләр 33 процентка якын.
Халыкны талпан тешләвеннән саклар өчен территорияләрдә зуркүләмле акарицид эшкәртүләр үткәрелә. Шул исәптә ял һәм балалар лагерьлары зоналарында да.
Талпан тешләгән очракта, инфекция йоктыруга тикшерү өчен, тешләгән талпанны Гигиена һәм эпидемиология пунктларында тапшырырга кирәк.
Белгечләр талпаннардан саклану өчен шәхси саклану чараларын кулланырга: репеллентлар файдаланырга, урманга барганда махсус кием кияргә чакыра. Вакцина ясату — вируслы энцефалитеттан саклануның иң ышанычлы чарасы.
Фото:botanichka.ru