

Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә кайсыбер табибларның пациентларга тупас мөнәсәбәт күрсәтү очракларын каты тәнкыйть утына тоткан иде. Ә үткән атнада БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин республика дәвалау учреждениесенең ике баш табибына каты шелтә белдерде. Алар: Уфа шәһәренең 3 нче санлы балалар стоматология поликлиникасының баш табибы һәм Благовещенск район үзәк дәваханәсенең баш табибы.
Республика белән идарә итү үзәгенең оператив хөкүмәт киңәшмәсендә Баш табибларга карата катгый шелтә белдерүгә пацентлардан килгән шикаятьләрне тикшерү сәбәпче булган. Беренче очракта бала пластинка урнаштыруны инде бер ел көтсә, икенче очракта 95 яшьлек Бөек Ватан сугышында катнашучы әбекәй үзенең сәламәтлек торышын тикшергәндә кыенлыкларга очраган.
Шелтә белдерү — беренче адым гына. Әгәр дәвалау учреждениеләрендә хәлләр яхшыга үзгәрмәсә, шикаятьләр кабатланса, җитәкчеләрне вазифаларыннан бушатачаклар.
Республика сәламәтлек саклау министры пацентларга карата ихтирамсыз мөнәсәбәт булган очракта катгый карарлар кабул итәргә әзер булуы хакында кисәтте. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров исә пациентлар адресына тупас мөнәсәбәт булла икән, табибларны һәм төп җитәкчеләрне эшләреннән җибәрәчәген белдерде.
Сүз дә юк, баш табиблар да, табиблар да киеренке эшлидер. Ләкин алар зарланырга тиеш түгел, чөнки һәр һөнәрнең үз киеренкелеге һәм җаваплылыгы бар. Эшем киеренке, өстәвенә җитәкчемен дә дип, башкага каты бәрелергә ярамый. Кызганычка каршы, кайсы чакта бу һөнәр ияләренең үзләрен һавалы тотып, ярдәмгә өмет баглап килгән кешеләр белән дорфа, тәкәббер сөйләшүләрен күргәләргә туры килә. Атналар буе чиратын көтеп, сихәтләнү өмете белән табибка килгән авыру үзенә карата ваемсызлык, битарафлык тоеп, кабинеттан күз яшьләрен йотып чыгып, кайтып китәргә тиеш түгелдер. Гаделлек өчен әйтик, бөтен табиблар да авыруга карата андый салкын карашта түгел. Һөнәрен дөрес сайлаган һәм эшен сөйгән, авыруның хәленә керә белгән табиблар да бар. Алар — чын табиблар! Гиппократ антын кабул иткән һөнәр иясен юкка гына ак халатлы фәрештәләргә тиңләмиләр — авыруның тәнен генә түгел, җанын да дәваларга тиеш алар.