

Узган атнада Уфа районының “Җиләкле алан” авылы янында “Басу көне” агрофорумы узды.
Аның кысаларында “Трактор-шоу” булды. Механизаторлар тизлек һәм төгәллеккә катлаулы күнегүләр ясадылар, һәм өч көннең һәркайсында үз чемпионнары билгеләнде. Беренче көнне – Тәтешле районыннан Илсур Зәйдуллин, икенче көнне – Мәләвез районыннан Валерий Романов, өченче көнне Ярмәкәй районыннан Даниил Федоров җиңүче булды. Икенче урыннарга Күгәрченнән Геннадий Инчин, Илештән Айнур Мусин һәм Әлшәйдән Альберт Имангулов чыкты. Өченчелектә – Иглиннан Марсель Галимов, Кыйгыдан Василий Обухов һәм Уфа районыннан Фидан Шәйбаков.
“Трактор-шоу”да иң яшь катнашучы Ольга Шлячина булды. Быел ул ярышта беренче тапкыр үз көчен сынап караган.
– Бәйге бик ошады. Әмма ярышта катнаша торган тракторда бер тапкыр гына күнекмәләр ясап карарга мөмкинлек булды. Шуңа тәҗрибәм җитеп бетмәде. Оста механизаторлар белән бергә ярышып карау – үзе зур сынау ул, – ди Кыргыз-Миякәдә үскән кыз.
Киләчәктә ул әлеге ярышка ныклы әзерләнергә ният итә. Ни дисәң дә, Ольганың трактор рулен иярләвенә нибары өченче ел гына. Шуңа карамастан, ул күпләрне сокландырырга өлгерде – кышын студент кыз Уфа урамнарын кардан тазартты.
Аның техникага кызыксынуы Башкорт дәүләт аграр университетында тракторга правага укый башлагач уяна. Әлеге вакытта Ольга “РАЛ-Башкортостан” машина-технология компаниясендә механизатор булып эшли.
– Трактор кабинасында мин үземне өйдәге кебек хис итәм. Эшең ошаса, аның авырлыгы сизелми, – ди ул, һәм киләчәк хезмәтен дә авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләмәкче.
Бу кыю һәм тырыш кызга уңышлар гына юлдаш булсын! Мондый яшьләребез барда, аграр тармакның киләчәге – ышанычлы кулларда.