

Чир сорап килми. Берәү дә тик торганда дәваханә юлын таптамый. Күпләр анда дәва эзләп, зур өметләр баглап бара.
Әмма, ни кызганыч, Гиппократ анты биргән ак халатлыларның кайсыбер чакта тупас мөнәсәбәте белән очрашырга туры килә. Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрендәге зар-мөрәҗәгатьләр арасында да мондый очраклар турында еш язалар. Бу атнада Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров әлеге мәсьәләне күтәрде. Ул табибларның хезмәт сыйфатын тәнкыйть утына алды.
“Йомшак итеп әйткәндә, кайвакыт җансызлык, ә кайчакта сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең тупаслыгы белән очрашабыз. Без сәламәтлек саклау инфраструктурасына зур хезмәт салдык. Һәм сәламәтлек саклау бергәлеге ягыннан нәтиҗәгә исәп тотабыз. Беләсезме, мин табибларга, шәфкать туташларыбызга карата яхшы сүзләрне жәлләмәдем. Әмма тупаслык фактларына юл куярга ярамый”, – диде Радий Фәрит улы.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин төбәк җитәкчесенең карашын хуплады.
“Медицина этикасы һәм пациентлар белән аралашуга кагылышлы мәсьәләләрдә минем позиция принципиаль булып кала. Пациентларга карата тупаслык һәм хамлык, шулай ук мондый күренешләргә күз йомучы җитәкчеләргә карата карарлар катгый булачак”, – дип белдерде министр.
Аның әйтүенчә, пациентка карата әдәпле мөнәсәбәт – табиб эшенең элементар нормасы. Әгәр җитәкче бу принципларны коллективка җиткерә алмый икән, “димәк, безнең юллар аерыла” дигән фикерен җиткерде Айрат Рәхмәтуллин. Ул шулай ук медицина учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә мондый һәр мөрәҗәгать җентекле тикшерелде дип бәян итте.
Радий Фәрит улы тарафыннан кисәтүләр сүздә генә калмасын өчен, медикларның эш сыйфаты мәсьәләсе хәзер җитди контрольгә алына. Бу эш Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковскаяга йөкләнде. Ул һәр дүшәмбе табибларның һәм кече медперсоналның хезмәт сыйфатына карата шикаятьләр турында хәбәр итәчәк. Сорауларны турыдан-туры министрга бирәчәкләр, ә ул, үз чиратында – муниципалитет башлыгына. “Бу – министр, район башлыгы һәм районның баш табибы җаваплылыгы”, – диде республика җитәкчесе.
Әлбәттә, тормыш булгач, табибларның да кәефе төрле булырга мөмкин.
“Начар кәефегезне өйдә калдырыгыз, ә кешеләр белән тыныч эшләгез. Югыйсә, баш табибларны туры эфирда ук эштән чыгара башлыйм”, – дип кисәтте Радий Хәбиров.