Дроннар хакимлегендә

Соңгы вакытта пилотсыз очу аппаратлары Русия төбәкләренә ешрак һөҗүм итә башлады.

Соңгы вакытта пилотсыз очу аппаратлары Русия төбәкләренә ешрак һөҗүм итә башлады. Русия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, дошман җирле халыкка һәм гражданнар өчен тәгаенләнгән объектларга максатчан рәвештә һөҗүм итәргә тырыша. Әмма әлеге дроннар “күченнән” санаулылары гына билгеләнгән ноктага килеп җитә ала. Монда безнең һава һөҗүменә каршы оборонаның эшен бәяләргә кирәк, ди ил җитәкчесе. Мәсәлән, 18 июньгә каршы төндә һава һөҗүменә каршы оборона “теге яктан” җибәрелгән дроннар һәм ракеталарның 99 процентын эләктереп алган. Безгә очып килүче меңгә якын БПЛА юк ителгән.

Замана таләбе

Бүген армия алдына пилотсыз очкычларны гына түгел, аларга каршы тору чараларын да камилләштерү бурычы куела. Бу уңайдан безнең ил һава һөҗүменә каршы оборона комплексларында яңа технологияләрне, ә 2025 ел ахырыннан ясалма фәһемне дә куллана башлады.

 “Һава һөҗүменә каршы оборона хәтта заводлар масштабында да тиз генә барлыкка килми. Ул вакыт, ресурслар һәм, иң мөһиме, тәҗрибә таләп итә. Мондый тәҗрибә Русиядә бар. Чөнки дөньяда әлегә беркем дә мондый масштабтагы һава һөҗүмнәре белән очрашмады”, – ди хәрби аналитик Алексей Леонков.

Ләкин “теге якның” да мөмкинлекләрен тиешенчә бәяләргә кирәк, диләр экспертлар. Чөнки аларга НАТОның иярчен төркеме эшли, аларда 450гә якын разведка аппараты бар, дип аңлата Хәрби һәм сәяси конфликтларны өйрәнү үзәге җитәкчесе Андрей Клинцевич. “Бу – чынбарлык, аңа җайлашырга туры килә”, – ди ул.

Әйе, махсус хәрби операция бик күп үзгәрешләргә җайлашуны таләп итә. Шуның иң көнүзәге – пилотсыз очкычлар. Хәзер күк – алар хакимлегендә. Бүген Русиядә 10 килограммнан 40 килограммга кадәр йөк күтәрә торган дроннарның 10нан артык моделе җитештерелә. Ә узган ел бары бер генә төр иде, ди оборона министры Андрей Белоусов. Аның әйтүенчә, Русия армиясе 2026 елда 20 меңгә якын пилотсыз авыр очкычлар алган. Әле шулай ук иярчен канал буенча идарә ителергә мөмкин булган пилотсыз авыр очкычлар булдыру буенча махсус төркемне үстерү эше дә бара.

Инженерлар заманча дроннар эшләү өстендә баш ватса, икенче бурыч – акыллы корал белән эшли белүче белгечләрне әзерләү. Алар БПЛАның үзен дә, аңа каршы чараларны да “иярли” белергә тиеш. Замана армиясенең көче әлеге операторлар эшенә бәйле.

Владимир Путин әйткәнчә, махсус хәрби операция вакытында дошман техникасының яртысы нәкъ менә пилотсыз очкычлар операторларының куллары һәм күзләре белән юк ителгән. Ләкин күкнең хакиме булыр өчен башта укырга, өйрәнергә кирәк.

Дрон белән идарә итү һәркемнең дә кулыннан киләме?

БПЛА операторының “электрон интеллекты”, ягъни пилотсыз очкычларны хәрби шартларда оста куллану һәм ремонтлау өчен электроника буенча азмы-күпме белеме булуы хуплана. Шуңа пилотсыз системалар гаскәрләренә кандидатларны сайлаганда моңа тәү чиратта игътибар итәбез, ди “Пилотсыз берләштерелгән технологияләр” оешмасы җитәкчесе Рэдвал Неволин. Әлеге структура дроннар җитештерүчеләрне, инструкторларны берләштерә.

Генерал Шайморатов һәм Батырлык орденнары кавалеры Неволин һәм аның хезмәттәшләре МХО зонасында БПЛА операторлары хезмәтен сайлаган яңа хәрбиләр белән даими шөгыльләнәләр. Танышу дәресләре контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында – “Защитник”та уза. Владлен Татарский исемендәге пилотсыз очкычлар операторларының тактик һәм махсус әзерлек үзәге инструкторлары сугышчыларга дроннарның төзелешен аңлаталар һәм аларга идарә итү нигезләрен бирәләр. Ахырда алар хәрби хезмәткәрнең һөнәри яраклылыгын билгели.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр медицина тикшеренүе уза һәм тестлар эшли, аларның нәтиҗәләре буенча булачак дрончыларны төркемнәргә бүләләр. Берсенә тыныч тормыштагы һөнәрләре электроника белән бәйле булганнар туплана. Икенче төркемдә – БПЛА операторлары.

“Айтишниклар, программистлар төркеме дә бар. Бу белгечләр пилотсыз системалар гаскәрләрендә шулай ук бик кирәк, – ди Неволин. – Әмма тәүдә коптерларны хезмәтләндерү эшенә эләгүчеләр бар, алар дроннар җыя, моторикаларын үстерә, ә аннары тест тапшыра һәм пилотларга күчәләр”.

Гомумән, дрон белән идарә итүгә һәркем өйрәнә ала дип исәпли белгеч. Бары моторика өстендә генә эшләргә кирәк.

“Мәсәлән, мин яраланганнан соң БПЛА белән идарә итә алмадым. Шуңа уен приставкасы сатып алдым һәм вак моториканы үстерү өчен уйнадым”, – ди Рэдвал Неволин.

Әлбәттә, уен уйнап кына хәрби белгеч булып булмый. Төп әзерлек Русия Кораллы Көчләре полигоннарында һәм бүлекчәгә килгәч уза. Әмма инде Уфада ук кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеге аңлашыла, ди ул.

“Без Үзәк хәрби округында Башкортстаннан килгәннәргә  тулы ярдәм күрсәтәбез. Бу – БПЛА операторларын әзерләү буенча иң зур фәнни үзәк, – ди белгеч. – Хәзер яңа хәрби-учет белгечлегенә укытуга зур басым ясала, фронтта белгечләр кирәк. Шулай ук аларга тыныч тормышта да ихтыяҗ булачак. Мәсәлән, эре нефть эшкәртү компанияләре пилотсыз авиасистемаларны куллана. Алар бик яхшы акча түлиләр. Бәлки, МХО зонасына караганда азрактыр, әмма лаеклы хезмәт хакы”.

Башкортстаннан БПЛА операторлары бүген фронтта хезмәт итә дә инде.

“Безнең оператор дошман дронын бәреп төшергәч, аны сүтеп, төзелеше һәм программа белән тәэмин ителеше турында сөйләсә, без монда аңа җентекле анализ ясыйбыз һәм шунда ук аңа каршы тору чараларын уйлап табабыз. Мәгълүматны алгы сызыкка тапшырабыз. Шуның аркасында даими үсеш бара”, – ди Рэдвал Неволин.

Әлбәттә, “каршы якта”да бара ул үсеш. Пилотсыз очкычлар алышы бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас