

Бензин ыгы-зыгысы безгә дә килеп җитте. Май аенда илнең нефть эшкәртү заводларына пилотсыз очкычлар һөҗүм иткәннән соң, Кырым, Краснодар крае һәм Русиянең тагын берничә төбәгендә башланган дулкын Башкортстанны да урап узмады.
Үткән атнада автомобильләрне заправкалау станцияләрендә су буе чиратлар тезелде, күпләр бензинны запас белән алып калырга тырышты. Нәтиҗәдә, кайсыбер кибетләрдә күз ачып йомган арада канистралар сатылып бетте. Буш калган киштәләр шикәр һәм карабодай белән булган хәлләрне искә төшерде. Соңгысы коронавирус чорында булды. Кешеләр, дефицит була икән дип, карабодай, хәтта маска-перчаткаларны кирәк-кирәкмәгәнгә төргәк-төргәк сатып алды. Мондый чакта “сарафан радиосы” да яхшы эшли: әле дә “заправкаларда бензин бетәргә мөмкин” дигән хәбәр яшеннән дә тизрәк таралды, ахрысы. Эт чаба дип, бет чаба, дигәндәй, водительләр заправкаларны яуларга тотынды. Аеруча җомга-шимбә АЗСларны “штурмладылар”, эре станцияләрдә чиратлар 800 машинага җитте. Кемдер бу көннәрдә машина багыннан агып чыкканчы, ягулык салырга яраган бөтен савытлары тулганчы бензин алалса, икенчеләргә буш кайтып китәргә туры килде. Һәркем кирәк кадәр генә салса, бәлки, барысына да җиткән булыр иде...
Кешеләр гаеплеме?
Атна башында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәт киңәшмәсендә бу мәсьәләгә аерым тукталды. АЗСларга ягулык җибәрүне арттырдык һәм барлык профильле предприятиеләр интенсив режимда эшли, дип хәбәр итте ул.
– Бу проблеманың килеп чыгуында логистикага бәйле сораулар да бар. Бездә “Башнефть”нең ике йөздән артык АЗСы эшли һәм тагын шәхси станцияләр бар. Кайсыбер районнарда “Башнефть” АЗСлары юк, һәм аларда барысы да шәхси станцияләргә таяна. Ә алар зур түгел һәм ягулык сатып алу мөмкинлекләре булмау сәбәпле, тоташ бер район бензинсыз кала, мондый хәлләргә юл куярга ярамый, – дип белдерде төбәк җитәкчесе һәм хөкүмәткә, “бар энергиясен салып”, мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кушты.
Аның әйтүенчә, кемдер кешеләрне тәнкыйтьләргә, бензинны канистраларга да тутыралар дип, бәлане аларга япсарырга тырыша.
– Бурыч – нормаль логистика оештыру. Канистраларга бәйле проблема бар, ләкин ул хәлиткеч роль уйнамый. Без ягулыкны канистраларга агызуны тыю турында карар кабул иттек, һәм мин аны үтәүләрен сорыйм. Нефть эшкәртү заводларыннан ягулык җибәрүне арттырдык, шуңа шау-шу дулкыны бераз кими башлавын күрәбез. Әмма бар да яхшы булган ноктага ирештек дип әйтеп булмый әле, – диде Радий Хәбиров.
Ул республиканың шәһәр һәм район җитәкчеләренә бензинны канистраларга җибәрүне тыю турындагы йөкләмәнең һәм АЗСта кертелгән нормаларның үтәлешен шәхсән контрольдә тотарга кушты. Уфа АЗСларында бу уңайдан иҗтимагый хәвефсезлек үзәгенең берничә төркеме эшли.
Бензин җитәме?
Бүген инде ташудан соң елга үз ярларына кайткан кебек, хәл тотрыклана башалды. Нефть эшкәртү заводлары көчәйтелгән режимда эшли. АЗСларга ягулык китерү 1,5 тапкырга арттырылды. Хөкүмәт мәгълүматы буенча, АЗСларга чиратлар инде кими, ә ягулык белән тәэмин итү проблемасын атна ахырына кадәр тулысынча җайга салырга планлаштыралар.
Төбәкнең сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев белдерүенчә, әле ябык торган бер АЗСта юк. Әмма чикләүләр бар: Башкортстанның ягулык салу станцияләрендә бер машинага 30 литрга кадәр генә бензин салырга мөмкин, ә канистралар һәм башка өстәмә савытларга ягулык салу әлегә тыела.
– Хәл гади түгел, әмма ягулык җитәрлек. Безнең нефть эшкәртү заводлары, узган ел белән чагыштырганда, җитештерүне 10 процентка арттырды. Бүген республикада 410га якын АЗС бар, шуларның 290ы – “Башнефть-Розница” станцияләре. Шәхси нефть трейдерлары Уфа эчендә дә, шулай ук республиканың ерак районнарына да ягулык ташысын өчен, Транспорт министрлыгы һәм “Башнефт” белән бергә эш алып барабыз, – диде Александр Шельдяев бензинга бәйле хәлләргә багышланган брифингта.
Бүген бит әле авыл хуҗалыгында да эшләрнең кызу мәле. Бу уңайдан министр:
– Борчылырлык сәбәпләр юк, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ягулыкны квоталар буенча ала, – дип белдерде. Шулай ук ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр кебек хезмәтләргә чикләүләр юк.
– Мондый оешмалар өчен һәр АЗСта ягулык запасы һәрвакыт бар, – диде Шельдяев. – Ә физик затлар өчен без әлегә тезгенне бушайта алмыйбыз. Бераз сабыр итәргә кирәк. Нормаль режимда эшли башлау белән, чикләүләрне алачакбыз.
Әйткәндәй, ул тиз янучан сыеклыкларны фатирда, балконнарда саклау куркыныч һәм законга каршы килә дип кисәтте. Ул-бу хәл килеп чыкса, хуҗа кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылырга мөмкин.
***
Дефицит дигән сүзгә һәрвакыт бәяләр артуы ияреп йөри. Бу юлы да ягулык хаклары артмый калмады.
– Кайсыбер шәхси АЗСлар, чынлап та, хакларны күтәрде. Әмма алар, мәсәлән, 70 сумга сатып алып, 100 сумнан саталар түгел, ә нефть трейдеры аларның үзләренә дә югары бәядән сатканга күрә хакларны күтәрделәр, һәм алар үз бәяләрен дә өстиләр. Монда Монополиягә каршы федераль хезмәт белән эш алып барыла. Шәхси станцияләр белән уртак тел табабыз, алар бәяләрне билгеләнгән нормалардан югары күтәрми, – дип билгеләде Александр Шельдяев.
Ә ягулык бәясен нигезсез күтәргән компанияләрне тикшерәчәкләр. Аларның гамәлләренә тиешле бәя биреләчәк.
Бензин белән проблемалар килеп чыкса, кая мөрәҗәгать итәргә?
Башкортстанда 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр Ситуация үзәге ялларсыз эшли. Анда 2-18-19-19 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була. Кабул ителгән гариза, карау һәм җавап бирү өчен, Республика белән идарә үзәгенә һәм профильле ведомстволарга тапшырыла.