Бензин җитәме?

АЗСларда чиратлар кими бара, әмма республиканың кайсыбер районнарында водительләр һаман да кыенлыклар белән очраша.

https://bash.newshttps://bash.news
Фото:https://bash.news

Башкортстанда ягулык салу станцияләрендә чиратлар кими бара, әмма республиканың кайсыбер районнарында водительләр һаман да кыенлыклар белән очраша.

Бензинга бәйле хәл буенча республикада көн саен брифинглар үтеп тора. Аларда профильле министрлыклар вәкилләре көндәлек сорауларга җавап бирә. Бүген сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрының беренче урынбасары Тимур Герасимов һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимуллина сорауларга җавап бирде.

Ашыгыч медицина ярдәме машиналарына ягулык җитәме?

Сәламәтлек саклау министрлыгында бу мәсьәлә даими контрольдә тора. Ягулык җитмәү сәбәпле гадәттән тыш хәлләр булмаган. Республика буенча көн саен уртача 330 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәт күрсәтә. Алар тәүлек дәвамында якынча 4500 чакыруга чыга. Шуларның яртысына якыны Уфага туры килә. Барлык бригадалар да гадәти режимда эшләвен дәвам итә.

Ашыгыч ярдәм машиналарын чиратсыз үткәрәләрме?

Республика халкы махсус хезмәтләр транспортына аңлы карый, аларны чиратсыз үткәрә.

Махсус хезмәтләр ягулык белән ничек тәэмин ителә?

Бу мәсьәлә республика өчен өстенлекле булып кала. Барлык ягулык салу станцияләренә ашыгыч хезмәтләр транспортын чираттан тыш хезмәтләндерү турында күрсәтмә бирелгән. Алар өчен кирәкле ягулык запасы бар.

Төзелеш техникасын ягулык белән ничек тәэмин ителә?

Экскаватор һәм башка махсус техниканы ягулык белән тәэмин итү өчен юридик затлар тиешле килешү төзи ала. Моның өчен гариза белән Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ерак районнар ни хәлдә?

Барлык муниципалитетлардагы хәл даими күзәтелә. Белгечләр сүзләренчә, ажиотаж акрынлап кими. Уфада, мәсәлән, ягулык салу станцияләрендәге чиратлар соңгы көннәрдә сизелерлек кимегән. Төп бурыч – ягулыкны график буенча өзлексез китерүне тәэмин итү.

Уфа-Стәрлетамак трассасында хәлләр ничек?

Авыргазы районында бер проблемалы урын бар, анда нибары бер заправка. Бу мәсьәлә буенча эш алып барыла. Стәрлетамактан соң Ырынбурга таба хәл яхшырак.

Федераль трассаларда ягулык җитәрлекме?

Республика аша узучы барлык федераль трассалар нормативларга ярашлы ягулык белән тәэмин ителә.

Чикләүләр кайчан гамәлдән чыгарылачак?

Бу мәсьәләне республиканың Оператив штабы хәл итә. Аның утырышлары көн саен үткәрелә. Карарлар ягулык базарындагы хәлгә бәйле булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас