Язучы - һөнәрме яки юкмы?

Агымдагы елның 1 сентябреннән илебездә язучылар өчен һөнәри стандарт үз көченә керә, ул Юстиция министрлыгында теркәлгән һәм хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Документ 2032нче елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, диләр.

Язучы - һөнәрме яки юкмы?Язучы - һөнәрме яки юкмы?
Язучы - һөнәрме яки юкмы?

Стандарт әдәбият белән шөгыльләнүне билгеле бер һөнәри функцияләр аша тасвирлый: булачак әсәрнең концепциясен, жанрын һәм формаларын эшләү, төп текстны төзү, аны беренчел төзәтү, алга таба эшләп бетерү, шулай ук материалны нәшриятка яки вакытлы матбугат редакциясенә тапшыру өчен әзерләү.

РФЯзучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, стандартлаштыру идеясе профессиональ мохиттә барлыкка килгән. Ул илнең әйдәп баручы әдәби оешмалары катнашында илдәге язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясе тарафыннан эшләнгән.

Русия Язучылар берлеге мәгълүматлары буенча, стандарт автор килешүләре статусына, язучылык эшчәнлеген хезмәт эшчәнлеге буларак тануга һәм хәтта әдәби тәҗрибәне иминият стажына кертү мөмкинлегенә дә йогынты ясарга мөмкин. Ул язучылыкны һөнәр буларак хокукый һәм социаль тану өчен нигез булдырачак, дигән фикер белән эшләнелә бу гамәл.

Фото: "Башинформ".

Язучы - һөнәрме яки юкмы?
Язучы - һөнәрме яки юкмы?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас