

Дәүләт Думасы депутатлары агымдагы сессия ахырына кадәр “Русия почтасы”на ярдәм итүне күздә тоткан законны кабул итәргә ниятли.
22 июньдә Дәүләт Думасы Советы утырышында шул хактагы закон проекты буенча фикер алышу, ә 23 июньдә беренче укылышта карау планлаштырыла, ди Дума рәисе Вячеслав Володин. Аның сүзләренчә, сессия тәмамланганчы законны кабул итмәкчеләр.
“Кайда гына булуларына карамастан, “Русия почтасы” бүлекчәләрен саклап калу бурычы тора. Бәләкәй авылларда яшәүче 30 миллионнан артык граждан өчен почта кирәк-ярак товарларын һәм дәүләт сервисларын алу мөмкинлеген тәэмин итә, ә 8 миллионнан артык пенсионер аның аша пенсияне өендә ала”, – диде ул.
Вячеслав Володин әйтүенчә, бүген “Русия почтасы” эшендә күп проблема җыелган. Бу – түбән хезмәт хакы, хат ташучылар җитмәү, почта бүлекчәләренең ябылуы, бигрәк тә авыл җирләрендә бу хәл кискен тора. Әле 42,4 мең почта бүлекчәсенең 6,7 меңе, ягъни һәр алтынчысы диярлек, вакытлыча эшләми.
Ни кызганыч, почта эшчәнлегендәге проблемалар безнең гәзитләр язмышына да аяк чала. Почта бүлекчәләре ябылу, почтальоннар булмау сәбәпле, кайсыбер урыннарда укучыларыбыз “Өмет”кә языла алмый кала. Мәсьәлә уңай якка хәл ителер дип өметләнәбез.
Ә сезнең якта почталар эшлиме, почтальоннар җитәме?