Интернет аша вербовка

Телефонда күп утырма, күзеңне бозасың бит!” Әлеге сүзләрне ата-аналар торган саен ешрак кабатлый. Ләкин күзнең бозылуы интернет балага китерә алган зыянның иң гөнаһсызы, айсбергның өсте генә икәнен күпләр әле аңлап та бетермидер...

Интернет аша вербовкаИнтернет аша вербовка
Интернет аша вербовка

“Телефонда күп утырма, күзеңне бозасың бит!” Әлеге сүзләрне ата-аналар торган саен ешрак кабатлый. Ләкин күзнең бозылуы интернет балага китерә алган зыянның иң гөнаһсызы, айсбергның өсте генә икәнен күпләр әле аңлап та бетермидер... Башкортстанның киңкүләм мәгълүмат чаралары V медиафорумы кысаларында оештырылган «Яшьләрне вербовкалауга каршы мәгълүмати эш» секциясенә журналист буларак кереп утырсам да, ике малай әнисе буларак, котым очып спикерларны тыңладым. Мин дә бу хакта берни дә белмим икән бит!

Цифрлы дөньяның кырыс статистикасынан башланып китте сөйләшү. Социологик тикшеренүләр барышында билгеләп үтелгәнчә, 18-24 яшьлек аудитория мәгълүматны тулысынча диярлек интернеттан ала. Аларга телевидение дә, радио да, гәзит-журналың да кирәк түгел. Смартфоннан интернетка керү яше дә берничә ел эчендә шактый яшәргән. Хәзер 4-5 яшьтә танышалар аның белән. Ә 10 яшьлек балаларның  99 проценты үзаллы аңлы һәм иркен рәвештә интернет белән куллана.  Сүз дә юк, файдалы мәгълүмат та, фәһемле контент та бик күп анда. Тик, кызганычка каршы, баланың язмышын челпәрәмә китерерлек җитди куркынычлар да адым саен сагалый шул.   

БР Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов билгеләп үткәнчә, чит илләрнең махсус хезмәтләре тарафыннан эшләнгән классик вербовка үз эшен эшли. Ул ике этапка бүленә: корбан эзләү һәм «груминг» (аңа акрынлап якынаю һәм җәлеп итү).

–Безнең һәр бала буенча профессионаллар эшли. Без нейролингвистик программалаштыру элементларын күрәбез. Бала классик вербовканың барлык этапларын уза — беренчел танышудан алып "кан белән тикшерүгә" кадәр, — дип сөйләде Марат Мәрданов.

Медиа-эксперт, «Интернет балалары. Алар нәрсә карыйлар. Алар белән кем идарә итә» һәм «Платформа заложниклары» китаплары авторы Андрей Афанасьев та цифрлы дөньяның куркыныч читен ачты. Бүген яшьләр өчен интернетның «иң пычрак урын» булуын ассызыклап китте ул. Тикшерүләргә нигезләнеп, ул социаль челтәрләрнең алгоритмнары аңлы рәвештә курку һәм нәфрәт уята торган контентны алга этәрүен әйтте. Нәкъ менә алар аудиторияне нык тотып тора һәм табыш китерә.

Чыгыш ясаучы шаккатыргыч мисаллар китерде. «Паровозик Томас» кебек тәү карашка бер зыянсыз атамалы каналларда (ә аларга йөзләрчә мең балалар язылган) гади юмор һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кебек рилслар арасында мәктәптәге кыйнаулар видеолары, сылтамаларда наркотиклар һәм корал сату рекламасы яшеренгән.

Балаларны җәлеп итү чоңгылы  зарарсыз мемнан яисә берәр акциядә катнашып үз сәхифәңдә патриотик тасма элеп кую тәкъдименнән башланып китә. Икенче адым итеп чын тормышта берәр диварга тыелган сурәт төшерүне  я булмаса нидер язып куюны сорыйлар. Өченчесендә, каядыр барып фотога төшерүне...  Һәм баланы акрынлап тагын да авыррак җинаятьләргә тарталар.

Чыгыш ясаучы ата-аналар һәм журналистлар өчен киңәш сыйфатында Джарон Ланьеның «10 аргументов удалить все свои  аккаунты в социальных сетях» дип аталган китабын укырга тәкъдим итте. Ул бүген кулланучылар аңы белән идарә итә торган технологияләрне булдыручыларның берсе тарафыннан язылган.Һәм күп нәрсәләргә күзне ачарга  сәләтле.

Иң кырыс чыгыш  БР иҗтимагый иминлек ведомствоара советы секретаре, республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесе Валерий Олейникныкы булды. Ул мәктәп хулиганыннан террорчыга әйләнгән үсмернең тарихын сөйләде. Барысы да аңа зур булмаган акчага диварда экстремистик символ ясарга тәкъдим итүдән башланган. Аннан соң инде: “Җинаять кылдың инде, дәвам итмәсәң, утырачаксың" кебегрәк шантаж башланган. Нәтиҗәдә үсмер тепловозларга ут төрткән, заводның координаталарын ачыклау өчен башка шәһәргә барып кайтан. Шул координатлар буенча дрон эшләгән...

–Бернинди теләктәшлек интонациясе юк һәм була алмый! Бала булса да, ул җинаять кылган! Өстәвенә террорчылык характерындагы җинаять. Аңа бернинди рәхим-шәфкать булмаячак. Аның киләчәге җимерелгән. Моны аңларга һәм балаларга аңлатырга кирәк! – дип катгый белдерде спикер һәм журналистларны балигъ булмаган террорчыларны кызганмаска чакырды.

Кызганычка каршы, банк системасы да кайбер очракта җинаятьчеләргә булышлык итә. Яшүсмерләргә банк  картасы 14 яшьтән генә бирелә, формаль рәвештә ата-аналарның ризалыгы таләп ителә. Тик кайбер банкларда баланың “ Әти-әниләрнең ризалыгы бар, ләкин өйдә калган” дигән сүзе дә карта эшләүгә мөмкинлек бирә.  Нәтиҗәдә ата-аналар баласында банк картасы барлыгын да белми кала. Ә үсмерләр үз картасын ( сим-карталарын да) зур булмаган хакка чит кешеләргә биреп торып акча эшләмәкче була. Шул рәвешле җинаятьтә катнашканын соң гына аңлый ул. Һәм мондый схемаларның саны-чамасы юк. Бер гәзит язмасында гына аларны санап бетерү мөмкин дә түгелдер. Ләкин ике сәгатькә якын барган чарада яңгыраган чыгышларны тыңлаганнан соң бер нәтиҗә ясарга була.

Тозлы кыяр банкасына яңа түтәлдән өзелгән кыяр саласың икән, ул иртәме-соңмы, телиме-теләмиме тозны сеңдерәчәк. Интернетта көненә 7-8 сәгать вакытын үткәрүче бала да аның кагыйдәләрен һәм кыйммәтләрен үзләштерәчәк.

Шуңа күрә чыгыш ясаучылар бертавыштан  ата-аналарны һәм педагогларны интернетка контрольсез керү баланың шәхесен үзгәртүетурында җитди уйланырга чакырды. 8- 10яшьлек балалар үзләштергән идеяләр 14-16 яшьтә үзен сиздерәчәк. Тик ул вакытта инде соң булачак , дип кисәтте алар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас