

АЛКОГОЛИККА
Бозылдымы, туган, заманалар,
Илгә карап кәеф кырыла.
Көнгә чыксаң – эшлексезләр йөри,
Кирегәме тормыш борыла.
Иртән торсаң – алкоголик килә,
Күзе тонган, куллар калтырый.
«Йөз грамм бир, агай, үләм бит»,– ди,
Сүз табалмый, мескен, аптырый.
Кесәсендә күптән җилләр исә,
Бар булганын сатып өлгергән.
Балаларың ачтыр, ни ашата
Өеңдәге газиз бергенәң ?
Бүген берсе сөйгән хатынының
Лифчикларын урлап китергән.
Күлмәк - ыштаннарын аракыга
Әллә кайчан биреп бетергән.
Баласының китап, дәфтәрләрен
Алып килгән тагын күтәреп.
Өсте пычрак, җирдә аунаганмы ?
Бите-башы беткән күгәреп.
Илле грамм сорап куллар үбә,
Аякларны коча тезләнеп.
Капкаларны иртүк ачып керә
Ачыккан эт кебек эзләнеп.
Нигә инде, туган, хәмер диеп
Шул кадәрле түбән төшәргә?
Буладыр бит алтын гомереңдә
Кешеләрчә эшләп яшәргә.
Норма белән эчкән агайлардай
Культуралы ашап эчәргә.
Әгъдәл НИЗАЕВ.
Фото: commons.wikimedia.org.